ИГЕНЧЕЛӘР ӨЛГЕРЛЕГЕ ТЕРЛЕКЧЕЛӘР ӨЧЕН ЗУР ЫШАНЫЧ

Яшел урак эшләрен оештыру мәсьәләләре каралган район киңәшмәсендә хәзерләнгән терлек азыгының сыйфатына аеруча өстенлек бирүгә басым ясалган иде. „Луч” җәмгыятендә бу таләпне үтәү өчен аеруча тырышлык салалар.

Югары сыйфатлы терлек азыгы малчылык тармагы нәтиҗәлелегенең мөһим факторы икәнлеге авыл кешесе өчен бүгенге ачыш түгел. Ә ул терлек азыгының сыйфаты үзе күп мәсьәләләргә бәйле. Хәзерләү технологиясен саклау һәм үтәү шуларның берсе. Монысы яшел уракчылар тырышлыгыннан күп тора.

Җәмгыять игенчеләре быелгы яшел урак эшләрен Ташлы Елга авылындагы мөгезле эре терлекләр симертү фермасы азык базасын ныгытудан башлап җибәргән иде. Анда эшне төгәлләгәч, механикалаштырылган звено Тутагач звеносына эшкә күчте. Техник куәт эшнең югары темпын тәэмин итәрлек. Басуда урып-ваклаткыч комбайн, кырдан фермага яшел массаны ташу “КамАЗ” автомашинасы, бортлары өстәп биегәйтелгән 2ПТС-4, 1ПТС- 9 тагылмалары белән агрегатланган МТЗ, Т-150 тракторлары ярдәмендә башкарыла. Механизатор Илдар Фаманов, Наил Арсланов, Альберт Галлямов, Илшат Солтангәрәев, Эльфир Галиханов, Миңнехан Галиханов, водитель Илмир Галиев бу көннәрдә кичнең соңгы сәгатьләренә кадәр эшли.

—Вакытны нәтиҗәлерәк файдалану өчен гомум туклануны оештырдык. Аш сәгате вакытында механизаторларыбызның өйләренә кайтып тамак ялгап алып кире эшкә килү өчен кадерле вакытлары югалмый. Пешекче Рузилә Хәйдәршина көненә ике тапкыр тәмле аш белән ашханә шартларында сыйлый үзләрен,—ди звено җитәкчесе һәм бер үк вакытта хисапчы Җәмил Рамазанов.
Яшел уракчыларның көненә 230 тоннага кадәр сусыл азыклар туплауга ирешкән чаклары булды. Тутагач сөтчелек фермасында 26 июнь көнендә силос туплый башлаганнар иде. Нәтиҗәдә, мең тонна сыешлы бер базны 1 июль көнендә тутырдылар. Димәк, хәзерләнгән сусыл азыкның югары сыйфатлы булачагына шик юк. Монысы күпьеллык үләннәр яшел массасыннан хәзерләнгән сусыл азык. Кукуруз, берьеллык үләннәр буй җиткергәч, звенода силос хәзерләүне тагын да дәвам итәчәкләр.

Көннәр эссе торганда печән хәзерләүчеләр дә кул кушырып утырмады. Тезмәләрдә кипкән печәнне төргәкләргә җыйдылар. Җәмгыять буенча хәзерләнгән 300 тоннадан артык печәннең 140 тоннасы Тутагач сөтчелек фермасында тупланган.

Җәмгыять кырларында кызу эш кайный. Игенчеләрдә башка хуҗалыклар белән ярышып эшләү максаты түгел. Алар, һава шартлары мөмкинлек биргәндә, югары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләп калу өчен темпны кызу тота.