ҺӨНӘРМАНЛЫК ҺӘМ ТЫРЫШЛЫК — УҢЫШ НИГЕЗЕ

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре уңаеннан республиканың югары дәүләт бүләкләре бирелгән алдынгылар арасында райондашыбыз, „Луч” җәмгыяте механизаторы Илдар Фаманов та бар. Ул Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы белән бүләкләнде.

Районның „Луч” җәмгыяте уңган игенчеләре, малчылары белән билгеле. Туган авылларына, ата-бабалары иңләгән басуларга тугры җир уллары һәм кызларының тырыш хезмәте хуҗалыкның тотрыклылыгын, замана каршылыкларына, авыр табигать шартларына бирешми алга баруын тәэмин итә. Механизатор Илдар Фаманов — шундый уңганнарның берсе. Һөнәрчелек училищесын тәмамлагач та туган авылына эшкә кайта егет. Егерме елдан артык хезмәт юлында комбайнчы да, водитель дә булып эшләргә туры килә аңа. „Илдар Фаманов техниканы яхшы белә. Үз һөнәренең остасы ул. Бөтен эшне дә ышанып тапшырырга була аңа: җиренә җиткереп үтиячәк, бер минутын да заяга уздырмаячак. Илдарның хезмәт уңышларының нигезендә гаять зур тырышлыгы, эшкә маһирлыгы ята”, — дип билгели „Луч” җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Арсланов.

Быелгы мал азыгы хәзерләү чорында алдынгы механизаторның хезмәте аеруча мактауга лаек. Ул „Дон-680” комбайны белән җиде ямга җиде мең тонна күләмендә сенаж, силос салган. Әлеге вакытта Илдар Фаманов „ЮМЗ-6” экскаваторында фермаларга су үткәрү, азык ташу эшләрендә катнаша.

Җәмгыять җитәкчесе Илдар Фамановны үрнәкле гаилә башлыгы буларак та мактап телгә алды. Илдар — Урта Елга авылыннан, Резеда — Түбән Сикиязда туып-үскән. Матур гаилә корып, өч ул үстерәләр. Резеда кыш айларында фермада савучы булып эшли. Җәй көннәрендә басуларда тир түгүче хезмәтчәннәргә икмәк пешерә. „Механизаторлар аның эшеннән бик канәгать. Резеданың икмәкләре тәмле була, ашап туйгысыз!” — ди Фердинанд Назыйф улы. Менә шулай: чиләгенә күрә капкачы. Икесе дә уңган, икесе дә хезмәтләре белән хөрмәтле Фамановлар!