ҖИРГӘ— ДЫМ, ЭШЛӘР ӨЧЕН ЯВЫМСЫЗ КӨН КИРӘК

Быелгы һава шартлары игенчегә дәртләнеп эшләргә мөмкинлек бирми. Җылысы белән сөендермәгән май ае явым-төшемгә байлыгы белән биздерде, дип әйтү дә арттыру булмас. Кайбер урыннарда җир дымны сыйдыра алмый хәтта. Уйсулыкларда күлләвекләр ята. Бер уйлаганда туфрактан дым очып югала, дип борчыласы юк сыман. Ләкин мондый чакта агротехник вакыт дигән төшенчә игенчене уйланырга мәҗбүр итә.

Соңлап чәчтең исә, игеннәрнең өлгерү вакыты да соңлый дигән сүз. Моны истә тотып, „Рассвет” җәмгыяте игенчеләре аяз көннәрдә язгы кыр эшләре темпын югары тотарга тырыша.
—Чәчү агрегатларына эш фронтын көч-хәл белән өлгертәм. Эземә басып киләләр,—дип шаярта культиватор агрегатын хезмәтләндерүче механизатор Илсур Мирһаҗев.

Дискалы тырманы хезмәтләндергән Рамил Вәлиәхмәтовка да эш күп. Үткән елның көз айларында рассветлылар алты йөз гектарда җирләрен туңга сөреп калдырганнар иде. Калган мәйданнарны язгы яшкәртү үткәреп чәчәргә туры килә. Җәмгыять басуларында бөртекле культураларга 1260 гектар урын бүленгән. Чәчүлек мәйданнары киңлеге ягыннан җәмгыять районда бишенче урында тора. Яз көннәрендә туфракка төп эшкәртү үткәреләсе басулар байтак кебек тоелса да К-744 тракторына агрегатланган дискалы тырма өчен бу әлләни зур йөкләнеш түгел. Әлегә җир эшкәртүчеләр чәчү агрегатлары эшендә тоткарлык тудырганы юк.

Бу көннәрдә җәмгыять басуларын ике СЗ-5,4 агрегаты иңли.ММЗ-554 автомобиле водителе Юрий Минилгалиевның да өлгерлеген исәпкә алмый мөмкин түгел. Агрегатларының икесен дә чәчүлек материаллары белән ул тәэмин итә.

Ә чәчү эшләрендә кайнаган Марс Тукаев, Фәйрүз Сәлимов, Салават Сәйфуллин, Альберт Яндубаевларда Сабан туен якты йөз белән каршылау максаты. Һава шартлары ягыннан мөмкинлек булганда, чәчелгән басуларны көн саен йөз гектарга якын мәйданда киңәйтә бара алар.

—Шушы җиргә кендек каныбыз тамган. Авыл хезмәтендә иң җаваплы һөнәрне сайлаган без икән, икмәкле булу максатына җаваплы карарга тиешбез,—дигән карашта „Рассвет” игенчеләре.