„ЭШНЕ ЯҢГЫРЛАР БҮЛДЕ”

Авыл эшчәннәре өчен әле иң кызу мәл. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе тәмамлануга урып-җыю эшләре башланды. Күпләребез урак сүзен ишетүгә, басуда ашлык суктыруны гына күз алдына китерә.

Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә урнаштыру, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү — боларның барысын да бергә башкарганда гына киләчәктә мул уңышка өмет итеп була. Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә дә эшләр комплекслы алып барылсын өчен зур тырышлык салына.

Бу җәмгыятьтә мал азыгы хәзерләү кампаниясе барышында 1030 тонна сенаж хәзерләнгән, 653 тонна печән чабылып, төргәкләргә уралып утарларга кайтартылган, 1060 центнер салам прессланган. Әлегә биредә яшел урак тәмамланган дип әйтеп булмый, чөнки кукуруз уңышын җыеп аласылары бар. Җәмгыятьнең ел саен кукуруз үстереп, мул уңыш алганы күпләргә мәгълүм. Быел да биредә 350 гектарда кукуруз чәчкәннәр. Җәмгыять эшчеләре силос сала башлаганнар. Уңышы алдатмаган, уй-су җирләрдә сусыл азык аеруча яхшы үскән. Дым күп булган җирләрдә урыны белән кырау культураны „куркытырга” да өлгергән.

Урып-җыю эшләре 1405 гектар мәйданда башкарылган, әлеге көнгә 14019 центнер иген суктырып алынган. Агымдагы елда Дүртөйле шәһәрендә ике „Дон” комбайнына капиталь ремонт үткәргәннәр. Әлеге мәлдә җәмгыять басуларында 4 комбайн эшли. „Дон” комбайннарында Рушан Вәлиханов —3898 центнер, Марат Кашапов — 3977 центнер, „Нива” комбайннарында Фларис Әхияров — 2953 центнер, ә Рәмил Галимҗанов 3191 центнер иген суктырып алганнар.

—Быелгы урак чоры нәрсәсе белән үзенчәлекле, эшләрегез ничек бара? — дип кызыксынгач, җәмгыять директоры урынбасары Рәмил Нурисламов болай дип җаваплады:

—120 гектар мәйданда уҗым бодае чәчкән идек, гектарыннан 20 центнер уңыш алдык. Ә арышның уртача уңышы 15 центнер тәшкил итте. Гомумән, көзге игеннәр уңышы яхшы булды. Ә сабан ашлыклары уңышы юк дәрәҗәсендә. Әлегә 600 гектарда сабан ашлыкларын җыеп аласы калды. Эшне яңгырлар бүлде, —ди ул.

Биредә эшче кулларга кытлык кичермәгәннәр. Мал азыгы хәзерләүгә килгәндә, ул эш монда механикалаштырылган. Ике пресслап җыйгыч бар. КУН-10 төягечен Рөстәм Сәфәргалиев хезмәтләндергән. Печән, салам төяүдә аның тырышлыгы зур.

Т-150 тракторларын хезмәтләндерүчеләр Илфат Гыйләҗев, Гаденан Мөхәмәдуллин, Фигать Әхмәтҗановлар бер кайтаруда 17шәр тонна салам яки печәнне терлекчелек фермасы янына ташыганнар. Ә утарда өю эшләрен Ридаль Әхкәмов башкарган. Ургычларда Фирнат Әхкәмов, Илдар Аскаров, Илнур Гыйләҗевлар эшләгән. Эш күп әле, тик көннәр аязайтсын, диләр эшчеләр.

Киләсе уңышны хәстәрләү йөзеннән 310 гектарда арыш чәчелгән. Җәмгыятьнең тырыш механизаторлары Гаетхан Шәйнуров, Илдар Аскаров һәм яшь көчләр Фирнат Әхкәмов, Динар Кашаповлар һәм башкалар һәммәсе үз өлешен керткән. ЗИЛ водительләре Радим Михәйдәров, Алмаз Абделхаковның тырыш хезмәте мактауга лаек. Гараж мөдире Ринат Сабиров һәрвакыт эш өстендә, аны да уңай яктан телгә алырга кирәк.