ЧӘЧҮЛЕК МӘЙДАННАРЫН КИҢӘЙТҮ БУРЫЧЫ КУЕЛА

Быел район игенчеләре алдында чәчүлекләр киңлеген 10 процентка арттырып, гомум мәйданны 55 гектарга җиткерү бурычы куела. Район басуларында язгы кыр эшләре 34 мең гектарда башкарылачак.

Гадәттәгечә, җаваплы кампания алдыннан, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашлыгында, язгы кыр эшләрен оештыру мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмә үткәрү практикалана. Быел мондый киңәшмә узган атнаның җомга көнендә үтте.

Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, быел язгы кыр эшләренә әзерлек фронтында былтыргыга караганда хәл күпкә яхшы . Район басуларында 10 мең гектарда уҗым культуралары урнаштырылган, шулай ук үткән елның көз айларында ун мең гектарга якын мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Язгы кыр эшләрен үткәрү өчен 600 тонна ягулык таләп ителсә, хөкүмәт бүлгән субсидияләрне кулланып, район хуҗалыкларында инде барлыгы 350 тонна күләмендә запас тупланган. Бары тик, авыл хуҗалыгы техникасы ремонтын һәм тракторларга техник карау үткәрүне генә төгәллисе.

Россельхозбанк филиалының Балтачтагы өстәмә офисы управляющие Алсу Нуртдинова билгеләвенчә, районда язгы кыр эшләрен үткәрү максатлары өчен кредит алган хуҗалыклар бар. Быел Россельхозбанк сезонлы эшләрне оештырырга ярдәм күрсәтү максатлары өчен 5,3 миллиард сум күләмендә кредит бүләргә планлаштыра. Моның 3,5 миллард сумы язгы кыр эшләрен оештыруга юнәлтеләчәк.

Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Роберт Әмирҗанов чыгышына колак салганда хуҗалыкларда теркәлгән барлык тракторларның 80 проценты язгы кыр эшләрендә катнаша. Димәк, аларга техник карау үткәрү мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәк. Әлегә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге тракторлырнаң 58 процентына гына техник карау үткәрелгән Ә республика буенча бу күрсәткеч 44 процент тәшкил итә.

Киңәшмәдә шулай Балтач сорт сынау участогы мөдире Илгиз Субушев чыгышында авыл хуҗалыгы культураларының нәтиҗәле сортлары, хуҗалыкларда орлыкчылыкны яхшырту мөмкинлекләре бәян ителде.
Киңәшмәне практик өлеше „Луч” җәмгыяте Түбән Сикияз машина-трактор паркында үтте.