ЧӘЧӘРГӘ ДӘ ВАКЫТ ҖИТТЕ

Республиканың төньяк төбәгенең кара туфраклы басуларында игәргә яраклы авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау юнәлешендә Балтач сорт сынау участогы нәтиҗәле эшләп килә. Барлык хуҗалыклардагы кебек, бүген биредә дә җәй ахырына хас мәшәкатьләрдә кайныйлар.

Сишәмбе көнне район җирлегенең күп төбәкләреннән яңгыр явып үтте. Әлләни дәвамлы яңгыр булмаса да, басу эшләрен беркадәр туктатып торырга аның көче җитте.

Календарьда—август. Мондый явым-төшем көн үткән саен басу эшләрен кичектерә бара. Сорт сынау участогында сынау түтәлләрендә һәм производство юнәлешендә үстерелгән уҗым культуралары уңышын җыеп аласылары бар. Инде уҗым культураларын чәчү вакыты да җитеп килә „Көзен көлгә чәч..,”—дигән әйтем игенчеләрне беркадәр тынычландыра да сыман.

Ләкин язгы чәчүдәге кебек үк, көзге басуда да бу эш белән соңларга ярамый. Сорт сынау участогы игенчеләре моны аңлап эш итә. Биредә уҗым культураларын беркайчан да соңлап чәчкәннәре юк. Быел да шулай булачагына ышаныч зур. Чиста пар җирләрен җәй дәвамында эшкәртеп тордылар.

—Шушы басуда җәй башында сөрү үткәргән идем,—дигән иде МТЗ-1221 тракторы механизаторы Леонард Мөбәрәков, эш өстендә кыска ялга туктап алып безнең белән сөйләшкәндә.

Унбиш гектар мәйдандагы пар җирендә ул шушы көннәрдә чәчү алды культивациясе үткәрде. Чәчү агрегатына эш фронты бар дигән сүз.