БАСУЛАРДА ЭШНЕҢ КЫЗГАН МӘЛЕ

Урак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул — иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү. Шушы күләмле эшләрне комплекслы һәм оешкан төстә алып бара җаваплылыгы чикләнгән «Восток» җәмгыяте эшчәннәре.

Бу хуҗалыкта урып-җыю эшләре чын мәгънәсендә тулы куәтендә бара. Кыскача гына әйткәндә, 250 гектар мәйданнан арыш, 86 гектар — арпа, 34 гектар мәйданнан солы сугып алынган. Җәмгыять җитәкчесе Газнәви Мусин әйтүенчә, гомумән алганда урып-җыюның 25 проценты гына калып бара. Бу хуҗалык игенчеләренең тырыш нәтиҗәсе. Комбайнчылар 30нчы уракта эшләүче Григорий Калиев, 25 ел шушы өлкәдә хезмәт салган Генадий Ахтариевларның тырышлыгы зур. Суктырылган ашлыкны келәтләргә ГАЗ-53 машинасы белән Рафинат Нуртдинов ташый. Комбайннар артыннан ук басуларга салам җыйгычлар чыга. Аны фермаларга ташыйлар, шулай ук басуларда эскертләргә салалар. Бу эшне күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган МТЗ-80 тракторы белән Фәдис Хөснияров этәреп җыя. Ринат Гасимьянов белән Мөнир Дәүләтхановлар җыелган саламны ташып торалар. Китерелгән азыкны Илүс Халиуллин, Борис Ишпахтин, күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан Радик Абдулхакимовлар өеп баралар.

«Восток» җәмгыятендә «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән әйтемне дә онытмыйлар. Быелгы уңышны җыеп алудан тыш, киләчәген дә хәстәрли востоклылар. Хуҗалыкта җирләрне туңга сөрүне дә башлаганнар. Фларид Мусин Т-150 тракторы белән 250 гектардан артык мәйданны сөреп өлгерлек күрсәткән.

Һәр минутның кадерен белгән игенчеләр кул сыртлары белән маңгай тирен сөртә-сөртә, уңышның бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып кадерләп җыя. Бу көннәрдә комбайнчылар басулардан кайтмый да диярлек.

Урып-җыю белән беррәттән «Восток» хуҗалыгында кышка әзерлек тә бара. Юл ыңгае фермаларга да күз салып киттек. Анда да эш кайный. Фермаларны кышкылыкка ремонтлыйлар. Сәгыйть Талипов белән Харис Арсаевлар тырышлык салалар.

Эшне оештыруда үз алымы булган «Восток» хуҗалыгында менә шулай һәр чара үз вакытында башкарыла.

Гөлшат ЮНЫСОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.