Балтач аграрийлары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү ягында

Терлекчелек тармагында нәтиҗәләрнең 60 проценты азык исәбенә ирешелүе аграрийларга яхшы таныш. Моның өчен югары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә ирешергә кирәк.

1,5 елга җитәрлек запас булдырып, кышкы чорда терлек азыгы җитештерүдә тотрыклылык тәэмин итү өчен район буенча 17180 тонна печән, 21475 тонна сенаж 34360 тонна силос, 17180 тонна салам хәзерләү бурычы куела.

Районда яшел уракка беренчеләрдән булып Куйбышев исемендәге кооперативта төштеләр. Биредә кәҗә үләнен тезмәләргә ега башладылар. Әле иртәрәк кебек тоелса да, инде вакыт җиткән. Чөнки үлән инде чәчәк атарга әзерләнә.

Терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре тикшерү буенча „Дильмиев индивидуаль предприятиесе” базасында үткән район киңәшмәсендә яшел уракка соңламый тотыну бурычы куелды.

Биредә сусыл һәм күләмле азыкларны төргәкләргә җыеп полиэтиленга төреп хәзерләү мөмкинлеге дә күрсәтелде. Пермь өлкәсе хуҗалыкларында үсеш алган бу технологияне „Мәхмүтов индивидуаль предприятиесе”ндә дә үзләштермәкчеләр. Предприятие 170 мең сумлык „Мetal Fash” агрегаты сатып алган.

Киңәшмәдә Район хакимияте башлыгы Фирдинант Арсланов, авыл хуҗалыгы бүлега начальнигы Фларит Хәбипов һәм БР Авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Киңәшмә турында тулырак мәгълүмат „Балтач таңнары” гәзитенең пәнҗешәмбе санында урын алачак.