АВЫЛ КИЛӘЧӘГЕ — ЯШЬЛӘР КУЛЫНДА

9 Февраль, 2015 - 11:55.Авыл хуҗалыгы

Төпкел авылларда яшьләр төпләнеп калырга ашыгып бармый. Эш урыннары, балалар өчен мәктәп юк, ник анда калырга дигән фикер йөртәләр. Бернигә карамый туган җирдә тормыш башлау өчен аның патриоты булу кирәк.

Ә менә Ялангач авылындагы Рүзәл Даутов (рәсемдә) туган нигезендә төпләнеп, авыл мәшәкатьләренең уртасында кайнап яши.

Рүзәл Хәмәтьяр улының 1998нче елның февралендә „Путь Ленина” колхозында хезмәт юлы башлана. Благовещен шәһәрендә бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлау белән туган авылына эшкә кайта.

Механизация, хезмәт хаклары түләү буенча бухгалтер булып узган елга кадәр эшли. Төп вазифасыннан тыш кайда эшче юк, аны шунда юллыйлар. Язгы чәчү кампанияләрендә, урып-җыю вакытында ашлык чистарту, орлыкка салу кебек эшләр йөкләтелгән. Бухгалтер штаты кыскартылгач аңа кул кушырып утырырга мөмкинлек бирмиләр.Техника ремонтлау, амбардагы эшләрне оештыру кебек участокта көч сала. Бүген ул чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә алыштыргысыз һөнәрман. Урып-җыю, чәчүне үткәрүдә актив ул. Әлеге вакытта ул ремонт эшләре оештыру өчен җаваплы.

Җәмгыятьтә җиде тракторчы, бер эретеп ябыштыручыбыз бар. Эшчеләребез барысы да тырыш, үзләренә йөкләтелгәннәрне намус белән башкаралар,—ди Рүзәл Даутов.

Авыл хуҗалыгын күтәрергә кирәк дигән сәясәт ил күләмендә алып барылганда, бәлки авыл кешесенә игътибар көчәеп, аның кадере артыр.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.