Балтачлылар, чүп-чарны дөрес яндырыгыз! “Балтач таңнары”на өйдән чыкмый язылырга мөмкин Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы указы гамәлгә керде На территории Балтачевского района за прошедший 2019 год период по причине детской шалости с огнем произошло пять пожаров МӘЧЕТ ТӨЗҮ НИЯТЕННӘН Күп функцияле үзәк Балтачта яшәүче гражданнарныничек кабул итәчәк? Балтачевцы теперь знают, где и как можно устанавливать мангалы Балтач бакчачылары, вак чебеннән ничек котылырга беләсезме? Балтачта, карантин була торып,  урамда алыпсатарлар кеше алдап йөри Башкортстанда әзер азык-төлек җыелмалары фонды барлыкка киләчәк

БУЛДЫРАСЫҢ, РАМИЛ

Рамил Шафиев минем күз алдымда үсте. Ул минем укучым. Мин аның бәләкәй чагыннан ук спортка тартылуын күреп соклана идем. Җиргә кар төшкәнен көтеп алган чаклары гына да ни тора. Чаңгыга басарга ашкынып торган Рамил малай чагыннан ук кыш җиткәнен ашкынып көтте. Уйнарга ул гел чаңгыда чыкты. Нәтиҗәдә, мәктәп яшенә җиткәндә, спортчы булып өлгергәнен сизми дә калды.

“ЯЛКЫН”НЫҢ ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛЫШ ЯЛКЫНЫ

Башкортстан Республикасы Хоккей федерациясе инициативасы белән “Урал” хәйрия фонды советы республикада Үсмерләр хоккей лигасын булдыруны хуплады. 2011 елның декабрь аенда лига булдырылды. Ул алты зонага бүленгән. Шул көннән башлап “Урал” хәйрия фонды советы үсмерләр хоккей лигасының генераль партнеры. Агымдагы елның өч аенда фонд советы республика буенча үсмер хоккейчыларны туплаган 22 командага спорт амунициясе сатып алу өчен 3,9 миллион сум акча күчергән. Регуляр матчларны оештыру өчен 2,1 миллион сум акча юнәлткән, ә финал ярышларын оештыру һәм тренерлар өчен күнегүләр киңәшмәсе үткәрү максатлары өчен өстәмә 333 мең сум күләмендә акча бүлгән.

БӘЙГЕГӘ ЛАЕКЛЫЛАР ГЫНА ЧЫГА!

1 санлы Иске Балтач урта мәктәбендә “Ел педагогы - 2012” район конкурсы үтте. Район Хакимиятенең мәгариф бүлеге, балалар иҗат үзәге һәм спорт мәктәбе оештырган бәйге балаларга өстәмә белем бирүнең ролен күтәрүгә юнәлтелә. “Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. Районда балаларга өстәмә белем бирү буенча эшләгән ике учреждение педагоглары да бәйгедә катнашу өчен зур әзерлек эшләре алып барды. Бүген алар арасыннан иң талантлысын сайларга кирәк. Җиңүче республика күләмендә район исемен лаеклы якларлык булсын!” — диде конкурсны ачу тантанасында балалар иҗат үзәге директоры Азат Әхкамов.

МАТУР БАСА БЕЛГӘННӘРНЕ ҖЫЙДЫ БӘЙГЕ СӘЙТӘККӘ!

Бию сәнгатен сөюче райондашларыбыз 30 март көнне Сәйтәк авыл мәдәният йортына агылды. “Өзә бас – 2012” конкурсы барлыгы 310 кешене: 24 зур, 20 кече коллективны, 17 ялгыз биючене кабул итте. Мәдәният йорты иртәнге сәгать унбердән алып кичке унга кадәр гөрләп торды. Алай гына да түгел, бу конкурска әзерлек чорында клубларда, мәктәпләрдә дә мәдәни тормыш җанланды: район мәдәният сарае методистлары Алсу Әхмәтсафиева, Илмир Фәридонов, Ирина Хәмәтьяровалар, хореографлар Раушания Йосыпова, Венера Баландина һәм Алина Вәлиәхмәтовалар авылларга йөреп коллективлар өчен биюләр салдылар, ярдәм күрсәттеләр.

“ИЛЕБЕЗНЕҢ ЧЫН САКЧЫСЫН ҮСТЕРГӘНСЕЗ!”

Ата-ана өчен бала — дөньяда иң кадерлесе. Кашык тотып ашарга, беренче адымны атларга, беренче сүзләрне әйтергә, укырга, эшләргә, кешеләр арасында яшәргә өйрәтеп үстерәбез аларны. Авырлыклардан араларга, гел бәхетле итәргә тырышабыз. Көябез, янабыз, төннәрдә йокламыйбыз, күпме йөрәк көче түгәбез алар өчен! Шулкадәр кадерләгән баланы еракларга озату, аңардан аерылу авыр, әлбәттә. Ил алдында бурычын үтәргә киткән егетләрнең ата-аналары мең газаплар, мең куркулар кичерә. Әмма улларының яхшы хезмәте турында ишетү, аларны сау-сәламәт каршы алу бәхете сагыну-әрнүләрне дә, ирексездән тамган күз яшьләрен дә оныттырадыр.

ТАГУН КИЛСӘ—ЭШ ХАРАП

Дуңгызларның Африка тагуны авыруын африка бизгәге, көньяк африка тагуны, монтгомери авыруы дип тә атыйлар. Чир беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада теркәлгән. Чирне үткәрү формаларының тиз үзәрүе Африка тагунының эпизоотологик үзенчәлеге булып тора. Авыру каты формада үткәндә дуңгызлар тулысынча һәлак була. Шулай ук чирнең хроник формасы күзәтелә. Инфекция йөрткән дуңгызда тагунның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Аның ничек таралуын алдан фаразлап булмый. Русиядә 16 урында дуңгызларның Африка тагуны белән авыруы теркәлде. Безнең республикага якын урнашкан Саратов һәм Ырынбур өлкәләрендә дә бу чирнең килеп чыгуы уяу булырга өнди.

МӘДӘНИЯТ САРАЕ ИШЕКЛӘРЕН АЧТЫ

Үзешчән сәнгать коллективларының “Дуслык чәчәк ата” исеме астында үткән республика фестивале Балтачка да килеп җитте. Район Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов көтеп алынган чараны ачып: “Ел ярымга сузылган ремонтка бәйле өзеклектән соң район мәдәният сараеның ишекләре ачылды. Мәдәният учагын төзекләндерүгә зур средстволар бүлү республика икътисадының моңа сәләтле булуын күрсәтә. Район халкы да шундый мәһабәт, заманча, матур мәдәният сараена лаек!” — дип белдерде.

АНА КАЗ УТЫРЫР ЧАК ҖИТКӘНДӘ...

“Чикләнгән җаваплылыктагы “Мотор” җәмгыяте “ авыл хуҗалыгы предприятиесе генераль директоры Рамил Шайбәковның кошчылык тармагы өлкәсендә шулкадәр тирән йөзүенә хәйран калырлык. Кошчылык турында сөйли башласа, ул тармакның һәрбер нечкәлегенә туктала һәм аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Уйлап карасаң, ул үзе бөтенләй башка тармак белгече. Ләкин авыл хуҗалыгына инвестор булып килеп, алдына куйган максаты булгач, кошчылыкны “Мотор” җәмгыятенең әйдәүче тармагы итүгә иреште.

ЧИРАТТАГЫ КИҢӘШМӘ ЭКСПЕРТИЗАЛАР ҮТКӘРҮ БУЕНЧА ИДЕ

Бүгенге тормышта җинаятьчелекнең артуы хафага сала. Аларны ачыклаган вакытта полиция хезмәткәрләренә төрле вакыйгалар белән очрашырга туры килә.
22 март көнне Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының сорау алу оешма идарәсе инициативасы белән Русия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының «Балтач» муниципаль бүлегендә төбәк киңәшмә үтте.

РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫНДА СЫНАТМЫЙ

Караидел район үзәгендә „Яшь тавышлар” исеме астында яшь башкаручыларның республика конкурсы үтте. Башкортстан Республикасының мәдәният министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге конкурсның оештыручысы булып чыгыш ясады. Талантлы яшьләр ике көн дәвамында жюри әгъзалары һәм тамашачы алдында имтихан тотты. Өч дистәдән артык конкурсант арасында балтачлылар да үз сүзен әйтте. Төрле телләрдә халык һәм эстрада җырларын башкарганда һәркайсы үз моңы, җыры белән тамашачы игътибарын җәлеп итте.

RSS-материал