Күркәм гаиләләр-ил күрке Күркәм гаиләләр-ил күрке Яну (Гыйбрәтле язмыш турында) Сулыкларда сак булыгыз Балтач районы башлыгы балтачлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады Радий Хәбиров пандуслар урнаштыруга финанслауны арттырырга тәкъдим итте Сулыкларда сак булыгыз На повестке дня экстренного заседания Администрации Балтачевского района рассмотрен один вопрос: гибель людей на воде Күркәм гаиләләр-ил күрке Иске Балтач—Аскын юлында ремонт эшләре җәелдерелде

Балтачлыларны ярминкәгә чакыралар

Иртәгә, 1 июль — Русия Конституциясенә төзәтүләр кертү буенча тавыш бирү көнендә, Иске Балтач авылының үзәк мәйданында социаль ярминкә үтәчәк.

Бу көнне халыкка киң ассортиментта авыл хуҗалыгы һәм халык куллану  товарлары тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.

Ярминкәгә рәхим итегез!

Фото редакция архивыннан

Балтач киңлекләрендә, ниһаять, көннәрне җылытачак

30 Июнь, 2020 - 12:00

Балтач киңлекләренә җылы һава массасы якынлаша.  Көннәрне җылытачак.  Ләкин бер-ике көн түзәргә туры киләчәк әле.

Чын  җәйгә хас көннәрне инде зарыгып көтәбез. Челләдә курткада йөре әле!!!  Һәм җылы, барыбер,  Балтач киңлекләренә киләчәк, тиздән җәйгечә җылы һава шартлары урнашачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.

Тик берничә салкын көн түзәргә туры киләчәк.

Иске Ямурзада юл ремонтлана

29 Июнь, 2020 - 18:00

Иске Ямурза авылында юл ремонты эшләре җәелдерелде.

Иске  Ямурза авылында  бу көннәрдә  юл  ремонтлау эшләре бара. Эш  тулы куәтенә бара.

Подрядчы - "Башальянсстрой" җәмгыяте эшчеләре  юл өслеген тигезләп вак таш түшәү белән шөгыльләнә.

Керпе балаларын... мәче үстергән

Башкортстанда ана керпе яңа туган балаларын мәче янында алып килгән, ә аннары үзе үлгән.

Күмертаудан ерак түгел Шәбагыш авылындагы бакча участокларының берсендә була бу хәл. Керпеләр һәм мәче якыннан дуслашкан, ә ана мәче керпекләрне, чәнечкеле булуларына карамастан, үз балаларыдай  кабул иткән.

Башкортстанда давыл торак йортларның һәм район хастаханәсенең түбәләрен җимергән

Шушы көннәрдә республикада күтәрелгән көчле җил Татарстан белән чиктәш Ярмәкәй районына зыян салган. БР буенча РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Вести»га хәбәр иткәнчә, давыл Ярмәкәкәй авылындагы 5 шәхси торак йортның түбәсенә өлешчә яки тулысынча зыян салган.

Кыр һәм Болын урамнарында хуҗалыклар зыян күргән.

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган өч абунәче бүләкле булды

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены бәвам итә. Чираттагы тиражда янә өч балтачлыга бәхет елмайды.

Алар арасында редакцион подписка рәсмиләштергән кеше дә, гәзиткә еллыкка язылган кеше дә бар.

Бердәм мәктәп формасының бәясен атадылар

Республикада бердәм мәктәп формасы кертү буенча сынау проекты 2024 елга кадәр озайтыла.

Башкортстан Җиңел сәнәгать ассоциациясе һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты балаларның яшен, теләген, техник таләпләрне исәпкә алып, кызлар һәм малайлар өчен мәктәп формасы коллекциясен булдырды. Мондый форманың тулы комплект бәясе 4 мең сумнан артмый.

Балтачлылар Уфада узган медицина хезмәткәрләре парадында катнаштылар

29 Июнь, 2020 - 12:00

Балтач үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре башкалада узган хезмәткәрләре парадында катнашты.

Шушы көнншрдә башкалада  республикада медицина хезмәткәре көнен   билгеләделәр.

Илшат Фәзрахманов: «Улларыбыз көчле, имин илдә үссен өчен тавыш бирдем, анда хезмәт кешесенә хөрмәт гарантияләнә»

Бүген, иртәнге сигездән Уфа районының «Тактык» авылы сайлау участогы авыл халкы өчен ишекләрен ачты. Гражданлык бурычын үтәргә ашыгучылар арасында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итү мәсьәләсе буенча БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та бар иде.

Балтач районы башлыгы районыбызның яшь буын вшкилләрен бәйрәм белән котлады

Балтач районы бшлыгы Илгиз Субушев  районыбызның  яшь буын вәкилләренә Русия яшьләре көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Районыбызның х рмәтле яшь буын вәкилләре:, егетләр һәм кызлар!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм - Русия яшьләре көне белән котлыйм!

Бу-Балтач районы, республика һәм Русиянең иртәгәсе көне белән бәйле кешеләр бәйрәме.

RSS-материал