Күркәм гаиләләр-ил күрке Күркәм гаиләләр-ил күрке Яну (Гыйбрәтле язмыш турында) Сулыкларда сак булыгыз Балтач районы башлыгы балтачлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады Радий Хәбиров пандуслар урнаштыруга финанслауны арттырырга тәкъдим итте Сулыкларда сак булыгыз На повестке дня экстренного заседания Администрации Балтачевского района рассмотрен один вопрос: гибель людей на воде Күркәм гаиләләр-ил күрке Иске Балтач—Аскын юлында ремонт эшләре җәелдерелде

Бар тырышлык халык өчен

4нче июльдә кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Балтач районының кулланучылар кооперациясе „Радуга” һәм „Общепит” җәмгыятьләреннән тора. Алар сәүдә эшчәнлеге һәм гомум туклану, азык-төлек  җитештерү белән шөгыльләнә.

Балтач районы башлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

3 Июль, 2020 - 18:00

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан,  районның ЮХИДИ хезмәткәрләренә изге җеләкләрен җиткерде.

Юл хәрәкәте  иминлеге  дәүләт инспекциясенең хөрмәтле  хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Иске Балтачта гаилә атнасы узачак

Гаилә — һәр кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Халыкара гаилә көне — җәмгыять тормышында гаиләнең гаять зур әһәмиятен  раслаган бәйрәм алдыннан 6 июльдән 12 июльгә кадәр гаилә атнасы узачак. Атна көннәре бер юнәлешкә багышланачак:

* 6 июльдән 31 июльгә кадәр — „Гаилә бумерангы — игелек” акциясе оештырылачак.

„Балтач таңнары” гәзитенә 15нче июльгә кадәр язылып була

„Балтач таңнары” гәзитенә язылганнарга июль аенда да бүләк оту мөмкинлеге була. Моның өчен урындагы басмаларга язылырга һєм квитанцияләренең күчермәсен редакциягә китереп бирерг кирәк. Өлгер абунәчеләр бүләкле булды да инде.

Иске Балтач авылыннан Ирина Закирҗанова, Зәнфирә Сафина, Мишкә авылыннан Лида Айметова төрле бүләкләр оттылар. Бүләкне һєр катнашучы отарга мөмкин.

“Балтач таңнары” хезмәткәре республика конкурсында җиңүчеләр исәбендә

3 Июль, 2020 - 12:01

“Балтач таңнары” хезмәткәре     «Бердәм Россия" партиясе эшчәнлеген иң яхшы яктырту" республка  конкурсы финалистлары арасында.

Бүген, 3 июль көнне, Уфада да «Бердәм Россия "эшчәнлеген иң яхшы яктырту" республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста   60ка якын  журналист катнашкан. Җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнгән.

Каргалы, Тучыбай авыллары урамнары төзекләндерелде

Авылларда яшәүче халыкны әлегә кадәр иң борчыган проблема юлсызлык, язгы-көзге чорда урамнарның йөри алмаслык хәлгә төшеп изелүенә бәйле иде.

Балтачның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләре хөрмәтләнде

Балтач районында яшәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан бер төркем ир-егеткә бүген, 2 июль көнне, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев “Хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре тапшырды.

2009 елның 1 июленнән Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләү традициягә керде.

Янәшбездә кайчандыр Әфганстан, Чечня җирендә, башка кайнар нокталарда хезмәт иткән дистәләрчә ир-егет яши.

Балтачлыларның уникаль астрономик вакыйга шаһиты булу мөмкинлеге бар

2 Июль, 2020 - 12:01

Балтачлылар, 4 июль төнендә 170 елга бер тапкыр була торган астрономик күренешне күрми калмагыз. Планеталар парады көтелә.

4 июльдә сирәк күзәтелә торган  астрономик вакыйга көтелә. Ул да булса берьюлы сигез  планетаның тулы парады.

Астрономнар шимбә көнне, 4 июльдә, Кояш системасында планеталар парады көтелә, дип искәртә.

Балтач районында хәрби хезмәткә чакыру язгы кампаниясе тәмам

2 Июль, 2020 - 12:01

Балтач районыннан  хәрби хезмәткә  чакыру язгы  кампаниясе чорында 46 егет Русия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырды.

Бүген, 2 июль көнне, районда хәрби хезмәткә чакыру язгы ка мпаниясе тәмамланды.   Соңгылардан булып    районыбыздан унике егет хезмәт итәсе тарафларына юлланды.   Традиция буенча  авылдашлары, туганнары һәм дуслары   аларны  озатырга килгән иде.

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында уйнатылган бүгенге бүләкләр Иске Балтач, Мишкә авылларына юллана

“Балтач таңнары” гәзитенә алдагы яртыеллыкка язылган һәм еллык, редакцион пописка рәсмиләштергән абунәчеләр арасында “Атна саен-бүләк” уены дәвам итә.

Квитанция күчермәләрен редакциягә китергән балтачлылар арасында уенның чираттагы тиражында янә өч кешегә бәхет елмайды.

RSS-материал