Балтачлылар, сезне кино карарга чакыралар!

Район мәдәният сарае каршында ачылган „КиноБалтач” бүлекчәсе кино карарга чакыра

29нчы октябрь көнне район мәдәният сарае каршында тантаналы шартларда „КиноБалтач” бүлекчәсе ачылды. Санаулы көннәр эчендә ул халыкка кирәклеген исбат итәргә өлгерде дә инде. Киносөючеләрнең күңеленә, зәвыгына хуш килердәй тамашалар биредә тәкъдим ителә, алар әледән-әле төрлеләнеп тора.

Кино сәнгате зур тәрбияви әhәмияткә ия. Тормыш сабаклары, гыйбрәт алу өчен менә дигән чара ул. Геройлар белән бергәләшеп шатлану, кайгыру, елап чистарыну үзе бер сихри дөнья. Атлар җигеп, авылдан-авылга кино куеп йөргән чаклар артта калса да, ул вакытларны күпләр сагынып искә ала. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен ул вакытлар кадерле. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып, кино карарга бару үзе бер шатлыклы мизгелгә тиң була. Бүген исә күпләр өйләреннән дә чыкмый, телевизор карау ягында. Әмма кинозалда фильм карау белән телевизор карау икесе ике нәрсә. Кинозалда фильмның сыйфаты күпкә өстен булуын әйтергә кирәк. Экранның зурлыгы ярдәмендә (4 метрга 5 метр) үзеңне фильмда барган вакыйга эчендә хис итәсең.   Акустика, тавыш ягыннан да өстенлек аерым игътибарга лаек. Тиешле тавышны тәэмин итү өчен сәхнәдә —5, залда 15 колонка урнаштырылган.

Киноларны З D форматында карау мөмкинлеге бар. Кино кую җиhазларын сатып алу, кайтарту, урнаштыру өчен 5миллион сум акча сарыф ителгән.

Репертуар даими яңарып тора. Сабыйлар өчен мульфильмнар тәкъдим ителә. Русия күләмендә зур популярлык яулаган „Семейка Аддамс” мультфильмын безнең районда да яратып караганнар. Әлеге вакытта яшүсмерләр өчен „Успех” кинофильмы күрсәтелә.

Урта яшьтәгеләр өчен — комедияләр, өлкәннәр өчен драмалар карау мөмкинлеге бар. „Давай разведёмся” комедиясе иң күп каралган фильмнар исемлегендә. Кинозал ачылганнан алып көненә бер сеанска 10 кеше йөргәне мәгълүм.

Ике атнага бер репертуар яңарып тора.Шушы көннәрдә „Лев Яшин. Вратарь мечты” дип исемләнгән документаль фильм күрсәтелә башлаячак. Русиядә төшерелгән мультфильмнар җыентыгының яңа серияләрен карау мөмкинлеге бар.

Сеансларның бәясе аның нинди вакытта күрсәтелүенә бәйле, 10.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр күрсәтелгән фильмнар 100—120 сум тәшкил итә. Уртадагы утыргычларда фильм карау кыйммәтрәк булып чыга. 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр күрсәтелгән фильмнарның бәясе 120 сумнан 140 сумга кадәр. Кичке сеанслар 140 сумнан алып 160 сумга кадәр барып җитә.

Сеансларның расписаниесе социаль челтәрләрдә яңарып тора.Инстаграмм hәм Телеграммда урнаштырыла. Район мәдәният сарае каршында афишада күрсәтелә.

Коллектив белән кино карарга килгән очракта (15 кешедән артса)10 процент ташлама каралган. Шимбә hәм якшәмбе көннәрендә поп-корн, татлы вата, туңдырма сатып алу мөмкинлеге бар.

—      Балтачлыларны кинозалда көтеп калабыз. Декабрь аена 24 фильм тәкъдим ителде, шулар арасыннан райондашларым күңеленә хуш килердәйләрен сайлап алырга тырышабыз. Кечкенә балалар әти-әниләр белән кичке сәгатьләрдә мультфильмнар карасын өчен расписаниеләрне үзгәртүне күз уңында тотабыз. Аралашып, кино карап кайту үзе бер гомер, —ди „КиноБалтач” театры директоры Марат Хәйруллин.

3 декабрь — Инвалидлар көнендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай кино күрсәтергә планлаштыралар.

Рифина НИГАМӘЕВА.