Балтачлылар республикага дан җырлады

Иске Балтач 1нче санлы  урта мәктәбенең 7 „а” сыйныф укучысы Илдар Такыйуллин  рус телендә, шул ук мәктәпнең 7 „в” сыйныф укучысы Лилия Шәихова башкорт телендә язылган иҗади эшләре белән  „Республикама дан җырлыйм” республика конкурсында икенче урыннарны яуладылар.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 „а” сыйныф укучысы Илдар Такыйуллин Республика көне,  Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел, Башкортстанның  халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына  100 ел тулу уңаеннан оештырылган „Республикама дан җырлыйм” республика конкурсында  икенче урын яулады. Рус теле hәм әдәбияты укытучысы  Әлфизә Вильданова  җитәкчелегендә театр елына багышланган иҗади эше республикада лаеклы  дип табылды. Шул ук мәктәпнең 7 „в” сыйныф укучысы Лилия Шәихованың башкорт телендә язылган иншасы республикада икенче урын яулады. Башкорт теле hәм әдәбияты укытучысы Руфина Фәтхиева  җитәкчеклегендәге иҗади эше лаеклылар арасында иң яхшысы дип табылды.

Лилия  Шәихова бар яклап та талантлы кыз. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. Аеруча кул эшләренә әвәс ул. Нинди генә алым hәм материаллар белән эшләми ул. Үз куллары белән матурлык тудырырга оста кызның эшләре белән hәммәсе дә соклана. Илдар да актив, максатчан укучыларның берсе. Ул әледән-әле төрле конкурсларда катнаша. Узган уку елында рус теле hәм әдәбияты буенча оештырылган  „Тере классика” халыкара конкурсында катнашып, муниципаль этапта җиңүче булган иде.   Илдар башкорт теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлчирә Мөкыймова җитәкчелегендә драма түгәрәгендә шөгыльләнә. „Мин hәм театр” дип исемләнгән эшендә нәкú үзе кичергән тәэссоратлар hәм кичерешләр турында бәян итә.  Аның иҗади эшеннән өзекне гәзит укучыларыбыз игúтибарына җиткерәбез.

„Мин бүген театрга килдем. Театр — ул кешеләрне  уйландырырга, кайгырырга, көләргә  мәҗбүр итәргә сәләтле,  адәм балаларын төрле тарафларга алып китү мөмкинлегенә ия булган аерым бер дөнья, сихри мохит.

Менә  авыр бәрхет чаршаулар ачыла, тәүге музыкаль аккордлар яңгырый.  Минем алдымда — җиhазландырылган сәхнә. Тормышымның яңа сюжеты башлана. Мин дә үземнең ролемне — тамашачы ролен башкарам. Актёрлар яшәгән мохиткә мин дә үземнең кичерешләрем, шатлыкларым белән кушылам. Бу дөнья миңа ерак та, шул ук вакытта бик тә якын тоела. Мин дә сәхнәгә, актёрлар, алкышлар янына омтылам.

Минем сәхнәдә тәүге адымнарым — мәктәптә оештырылган  драма түгәрәге. Мин hәм минем сыйныфташларым  бу яклап уңды. Түгәрәк җитәкчесе— Гөлчирә Мөкыймова, театрга мөкиббән киткән кеше. Ул безне сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, сүзләрне ничек әйтергә, костюмнар әзерләргә  генә өйрәтеп калмый, шул мизгел белән яшәргә өнди. Без кешеләр белән аралашабыз, безнең тормышыбыз төрләнә, мавыктыргычка әверелә. Без үсәбез, камилләшәбез. Үзебезнең уеныбыз белән тамашачыга шатлыклы мизгелләр бүләк итәбез. Тәүдә сәхнә артында, бераздан безнең тормыш сәхнәдә „кайный”. Арытабан алкышлар озата. Безнең театраль труппа балалар бакчасында кечкенә тамашачылар алдында чыгыш ясый. Безне реабилитация үзәгенә еш чакыралар.

Без үзебез дә кунакларны киң колач белән каршылыйбыз. Драма театрлары актёрлары белән очрашу безгә арытабан үсәргә, камилләшергә этәргеч бирә. Якташыбыз,  Уфа „Нур” татар дәүләт театры артисткасы  Лиана Хәйртдинова музыкаль озатусыз төрле образларга керү сәләтенә ия. Ћөнәри осталыгына, талантына сокланып, хәйран калып карап тордык. Үзебез дә артист образына керергә тырыштык. Бик күңелле булды.

БР халык артисткасы, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры артисткасы  Алсу Бәхтиева hәм  райондашыбыз,  Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисткасы  Альбина Кашановалар күрсәткән осталык дәресләре дә  безнең хәтерләрдә чагу тәэссоратлар калдырды. Алар спектакльләрдән өзекләр тәкúдим итте, театр белән бәйле hөнәрләр хакында сөйләде,  аларның чыгышлары алкышлар белән озатылды.

Узган уку елында  безнең театраль труппа „Йолдызлы юл”  төбәк фестивальдә катнашып, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Нэйля Мәхмүтова махсус номинациядә җиңүче буларак билгеләнде.

Ћәр чыгышым мине зур тормышка әзерли, үз-үземә булган бәямне арттыра.  Театр түгәрәгендә шөгыльләнү  фикеремне калганнарга дөрес итеп җиткерергә, сүзләрне дөрес итеп әйтергә, сүз байлыгымны арттырырга ярдәм итә. Иң мөhиме —мин шатланырга, матурлыкны күрергә өйрәнәм.

...Пәрдәләр  ябыла, ут кабына, тылсым юкка чыга. Әмма театр үзенең могҗизалы тормышы белән яшәвен дәвам итә. Киләсе көнгә кызлар hәм малайлар  тамаша залында урын алачак. Янә чаршаулар күтәрелер, актёрлар хисләр чолганышына алып китәр...”

Чираттагы җиңүе белән Илдарны hәм аның укытучысы Әлфизә  Нил кызын котлыйбыз. Уртак хезмәтләре арытабан да уңдырышлы булсын. Уңышлары белән райондашыбызны без дә котлыйбыз.

Рифина ГАЛИЕВА.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.