Иске Балтач 2нче урта мәктэбендә “Эко-дәрес” гөрләп үтте

Акция яшь буынның экологик культурасын күтәрүгә, экологик белемнәрне камилләштерүгә һәм балаларга өзлексез экологик тәрбия бирү системасын формалаштыруга ярдәм итә. Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү оешмаларында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү һәм калдыкларны аерым җыю өлкәсендә реформага багышланган тематик дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үтә.

Иске Балтач 2нче урта мәктэбе дә бу акциядан читтә калмады. Мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирү эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, әйләнә-тирә мохитне саклау инженеры Илгизәр Илдар улы Мөхәмәтҗанов 5 “б” сыйныфында “Каты көнкүреш калдыкларын безнең белән аерып җый” дип аталган мавыктыргыч эко-дәрес үткәрде. Дәрес жанлы рәвештә утте, укучылар актив катнашты, сорауларга тулы жавап бирде.

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару елдан – ел югары темплар белән арта. Бер кеше ел буена якынча 410 килограмм чүп-чар чыгара. Балалр бу саннарны үзләре практик эш нәтиҗәсендә исбатладылар.

Каты көнкүреш калдыкларын күмәләр, яндыралар яисә яңадан эшкәртәләр дигән карар китереп чыгардылар. Бу ысулларнынң әйләнә - тирә мохиткә уңай һәм тискәре йогынтысы турында үз фикерләрен белдерделәр,

Дәреснең икенче этабы – файдалы һәм кызыклы “экологик квест” иде. Ярышны әйләнә-тирә мохитне саклау инженерлары Илгизәр Илдар улы Мөхәмәтҗанов, Азалия Фәнил кызы Шангарәева, Диләрә Булат кызы Сабирова һәм 10нчы сыйныф укучылары алып барды. Укучылар ике төркемгә бүленеп, маршрут кәгазе ярдәмендә төрле “станцияләрдән” үттеләр.

Балалр үз белемнәрен практикада күрсәттеләр, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерып, аларны кирәкле контейнерларга тутырдылар, ике предмет арасыннан кайсысын яңадан эшкәртеп булуын ачыкладылар. Шулай ук экологик темага багышланган сорауларга җавап бирделәр. Аерым калдыклардан, яңадан эшкәртү нәтиҗәсендә, нинди кирәкле әйберләр җитештерү мөмкинлекләрен һәм каты көнкүреш калдыклары ничә ел эчендә таркалуын ачыкладылар. “Экологлар”һәм “Яшел планета”командалары үзләренең физик яктан да көчле икәннәрен күрсәттеләр.

Укучылар өчен иң дәртләндергәне иҗади бәйге иде. Алар экологик темага җырлар җырладылар, хәтта 1нче сыйныфта өйрәнгән коллектив биюләрен искә төшерделэр.

Әйләнә -тирә мохитне саклау инженерлары буш кул белән килмәгәннәр, алар балаларга истәлекле бүләкләр, “Яшел агент”таныклыгы һәм “Яшь эколог” билгеләре тапшырдылар. Буләкләр укучылар күңеленә хуш килде.

Бу истәлекле чара коллектив белән фотосүрәткә төшү белән тәмамланды.

Уйланырга һәм бүген үк эш итәргә кирәк, чөнки иртәгә соң булырга мөмкин. Һәр кеше проблеманың асылын аңларга тиеш: дистә елдан соң без уңдырышлы туфраклардан, хайваннардан, чиста һавадан, чиста судан башка калуыбыз ихтимал. Әйләнә -тирә мохитнең чисталыгы бары тик безнең кулда.