Бөредә яшь каратэчылар җыелды

11 Ноябрь, 2019 - 18:00

Бөре шәһәрендә узган киокусенкай буенча ачык республика ярышларында райондашыбыз    Артур Гыйльметдинов призлы урын яулаган.

10 ноябрь көнне Бөре шәһәренең 7нче санлы мәктәбе базасында  каратэ киокусенкай буенча ачык республика ярышлары  узды. Чемпионатта республика шәһәр һәм районнарыннан  төрле яшьтәге спортчылар катнаштылар

Ярышларда катнашучыларны   Бөре шәһәре  иҗат коллективлары сәламләде. Көрәшчеләр алдында "Алена" цирк студиясе, "Маски" бию коллективы, Алексей Выдрин, Роман Бондаренко һәм Екатерина Бобер кебек сәхнә йолдызлары  чыгыш ясады.

Каратэ киокусенкай буенча ачык республика ярышларында балтачлылар да катнашты  һәм яхшы нәтиҗәгә иреште.  Мәсәлән, Артур Гыйльметдинов үзенең яшь категориясендә беренче урынны яулады.

Ә аңа кадәр Артур спорт тормышындагы казанышлары өчен ГТОның алтын дәрәҗәсендәге күкрәк билгесе белән бүләкләнгән булган.

Чыганак.