“Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә яшь белгечләр авылга юл тота

Агымдагы елдан тормышка ашырыла башлаган, 2024нче елга кадәр дәвам итәчәк “Сәламәтлек” милли проектының максаты яшь белгечләрне авыл җиренә эшкә җәлеп итү#нацпроекты#региональныепроекты

"Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә 2024 елга кадәр вакыт аралыгында Башкортстан 16 миллиард сумга якын акча алачак. Бу  хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында белдергәннәр иде. Бу сумманың күп өлеше, конкрет алганда, 10,5 миллиард сумы, федераль бюджеттан керәчәк.

БР Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә бу акчалар сәламәтлек саклау тармагы алдында торган төп актуаль проблемаларны хәл итүгә булышлык итәр.Тәүге чиратта, матди-техник базаны яхшырту, сәламәтлек саклауның яңа объектлары барлыкка килү, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүгә кагылышлы яңалыкларны тормышка ашыру, ягъни табибның пациентка якынаюы.

Шул максаттан яшь белгечләрне авыл җирләренә җәлеп итү бурычы да алга куела. Балтач районында агымдагы елда шушы проект чикләрендә алты яшь белгеч (өч табиб һәм өч фельдшер) хезмәт юлын башлады.