Балтач районы башлыгы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районның хокук саклау органнары системасы хезмәткәрләренә, ветераннарына  һәм курсантларына һөнәри бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре, ветераннар һәм курсантлар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән   котлыйм!

Сез үзегезне игелекле эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Көн саен сез гади булмаган шартларда  хезмәт итәсез, районыбызның  тыныч тормышы сагында торасыз. Еш кына  гомерегезне куркыныч астына куеп, кыюлык һәм каһарманлык күрсәтеп, сез катлаулы бурычлар үтәүдә дә катнашасыз.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иртәгәсе көнгә ышаныч, сабырлык, сәламәтлек һәм иминлек телим!