Балтачта "Экологик белем атналыгы" дәвам итә

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, "Экологик белем атналыгы" чикләрендә, „Безнең белән аерып җый” - дип аталган семинар үтте.

Экологик белем һәм тәрбия бирү системасын үстерү максатында, БР Экология министрлыгы муниципаль берәмлекләр, Республика балалар экология-биология үзәге белән берлектә “Экологик грамотлылык атналыгы” оештыру турында игълан итте.

Акциянең максаты - каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә реформага hәм калдыкларны аерым җыюга багышланган гомуми белем бирү оешмаларында экологик дәресләр үткәрү.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә, әлеге акция чикләрендә, „Безнең белән аерып җый” - дип аталган семинар үтте.

Чарада Балтач районы Хәкимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев, мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Рәдиф кызы Гельмитдинова, «Дюртюлимелиоводстрой", жаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, әйләнә-тирә мөхитне саклау бүлеге начальнигы Римма Ринат кызы Гафарова, район Хәкимияте башлыгының социаль hәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Гәйнел улы Рәхимов, мәктәп директорлары, укытучылар hәм 11нче сыйныф укучылары катнашты.

„2019 елнын 1 гыйнвареннән чүп реформасы старт алды. Сезнең районда чүп операторы эшли башлады. Ул каты.коммуналь калдыклар белән эш итү процессын контрольдә тота. Кызганычка каршы, чүп-чар эшкәртү предприятиеләре бик аз. Без халыкка, укучыларга аңлату эшләре алып барабыз. Чүп-чарны чыгарып ташлау гына тугел, аны дөрес итеп аера белү кирәк. Әйәлнә-тирә мохитенең чисталыгы бары тик безнең кулда, - диде „Дюртюлимелиоводстрой”, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әйләнә -тирә мохитне саклау бүлеге начальнигы Римма Ринат кызы Гафарова.

Иске Балтач 1 нче санлы урта мәктәбе укытучысы Гөлшат Рәшит кызы Закирова 11нче сыйныф укучылары hәм семинарда катнашучылар белән мавыктыргыч эко - дэрес үткәрде. Елдан - ел халык тарафыннан чүп-чар ташлау артканнан арта бара. Россияда 90-95 процент чуп-чар күмелә, 1 процентка якыны яндырыла, тик 5-7 проценты гына эшкәртелә.

Уен биремнәре барышында балалар калдыкларны аерым җыю hәм эшкәртү кебек мөhим төшенчәләр белән таныштылар, маркировкалар турында кирәкле мәгълүмат алдылар. Калдыкларны практикада бүләргә өйрәнделәр. Чималның чүп-чардан нәрсә белән аерылып торуын, пластик, кәгазь hәм пыяла калдлыкларын кая тапшырырга кирәклеген белделәр. „Мин үзем аерып җыям, минем өчен беркем дә чүп - чарны аерып салырга тиеш түгел”, - дигән нәтиҗәгә килделэр. Бу мәктәптә чүп-чарны аерып җыю оештырылган инде.

Балтач районы Хәкимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев чыгышында чүп контейнерлары янына кулланыштан чыккан иске мебель кебек әйберләрне чыгарып ташламаска өндәде. „Балтач районы җирлеге чисталыгы бары тик безнең кулда. Бер-беребезне хөрмәт итик, үз районыбызның патриотлары булыйк”, - диде. Районнын бар мәктәпләрендә дә, хәтта балалар бакчаларында шундый эко - дәресләр үтәрү максаты куеллды.

Статистика буенча безнең районда чыгарылган каты көнкүреш калдыклары өчен халыктыњ тик 29 проценты гына түли икән. Күрсәтелгән хезмәт өчен вакытында түләү хәерле.

Барыбыз да әйләнә-тирә мохит торышы турында кайгыртырга тиеш. Бөтен җиргә пластик hәм пыяла калдыклары ыргытудан туктасак, яңадан эшкәртүгә тапшырсак, яхшы булыр, туган якның әйләнә-тирә табигатен кайгырта башлыйк, чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыйк.