Элекке “Большевик” колхозы тарихында якты эз калдырдылар

Бүген Балтач районында авыл эшчәннәрен хөрмәтләү тантанасы үтте. Бу көнне үткәннәрдәге хатирәләрне яңарту, әтиләребез үткән хезмәт юлына кыска гына күзәтү ясау да урынлы.

Көнтүгеш авылы караган “Большевик” колхозы уңганнарының тырыш хезмәте 1970нче елларда республиканың “Кызыл таң” гәзите битләрендә киң яктыртыла. Бу рәсемдә сез заманында шушы хуҗалыкны үз иңнәрендә алга илтүче яшьтәшләрне күрәсез.

Сулдан уңга хуҗалыкның шул еллардагы баш зоотехнигы Радиф Төхфә улы Хәйртдинов, КПСС район комитетының оештыру бүлеге мөдире, 1972—1981 елларда шушы хуҗалыкта рәис булып эшләгән Әхвәс Хәмәтдин улы Субушев, партоешма секретаре Мотаһар Мөхәммәт улы Шәрәфиев (кызганычка каршы, бүген берсе дә арабызда юк инде).

“Кызыл таң” гәзите фотохәбәрчесе Әгъләм Зараев аларны терлекчеләрнең район слетында, 1970нче елның 17нче июнендә “Большевик” колхозының Мата елгасы буе тугаенда урнашкан  (Көнтүгеш бригадасы) сөтчелек фермасы җәйләвендә төшереп алган.

Хуҗалык итүнең яңа алымнарын кулланып, малчылык продуктлары алуда һәм басучылык буенча күренерлек уңышларга ирешкән хуҗалыклардан санала “Большевик” ул елларда. Һәр гектардан уртача 15—16 центнер уңыш алына, һәр сыердан уртача 2900—3000 килограмм сөт савыла. Ел саен 100 сыердан 101—103 баш бозау алуга ирешә хуҗалык уңганнары. Шушындый югары күрсәткечләре өчен Көнтүгеш сөтчелек фермасы коллективы БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

"Большевик" колхозына Әхвәс Хәмәтдин улы Субушев җитәкчелек иткән чорда Көнтүгеш авылында яңа тегермән, ындыр табагы склады, фермага бозаулату абзары төзелә, машина-трактор паркы төзелеше башлана. Колхоз көче белән Иванай — Көнтүгеш авыллары арасына турылатып күтәртелгән юл эшләнә. Юл бүгенге көндә дә хезмәт итә һәм бу төбәктә яшәүчеләр (бигрәк тә Көнтүгеш авылы халкы) ул елларны рәхмәт белән искә алалар.

Быел бу чордашларга 80 яшь тулган булыр иде. Якты истәлекләре, кылган яхшы эшләре белән алар бүген дә якыннары күңелендә, авылдашлары хәтерендә. Өчесенең дә гаиләсендә берәр кыз, ике һәм өч ул үсте. Барысының да балалары туган районнарында төпләнеп туган, үскән җирләренә хезмәт итәләр.

Әхвәс Хәмәтдин улының улы Илгиз Әхвәс улы Субушев бүгенге көндә туган районы белән уңышлы җитәкчелек итә.

Фото гаилә архивыннан