Балтачта авыл уңганнарын хөрмәтләделәр

Балтач районы авыл эшчәннәре агымдагы чорда 233 мең центнер сөт, 68 мең центнер ит, 68 мең тонна ашлык җитештерде. Бүген, 8 ноябрь көнне,  районда хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.

—Авыл тормышында эш бетеп тормый. Шулай да, көзге кыр эшләрен төгәлләгәч,  традицион рәвештә авыл хуҗалыгы һәм эшкәрт ү сәнәгате хезмәткәрләрен  хөрмәтләү йөзеннән, районда бәйрәм тантанасы уза. Районыбыз аграр сәнәгать комплексы өлкәсендә  уңышларын күтәрә бара.   Бу  авыл хуҗалыгы тармакларында хезмәт куйган барлык эшчәннәрнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Шул ук вакытта дәүләт ярдәмен дә ачык тоябыз. Ел дәвамында районыбызның авыл хуҗалдыгы предприятиеләренә, субсидия сыйфатында, барлыгы 56 миллион сум күләмендә  ярдәм күрсәтелде. Болар өчен без Республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм Хөкүмәтебюезгә рәхмәтлебез,—диде  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бәйрәм тантанасында ясаган чыгышында.

Чынлап та, уңышларны барлап бетергесез.  Агымдагы чорда район буенча     хуҗалыгы продукциясе күләме ике миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.  Терлекчеләребез  233 мең центнер сөт, 68 мең центнер ит, 68 мең тонна ашлык җитештерүгә ирешкән.  Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, район буенча сөт җитештерү күләме утыз процентка арткан.  Алдагы ел уңышы өчен 5200 тонна күләмендә орлык запасы булдырылган, 9 мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчелгән, 20 мең гектардан артык мәйданда туңга сөрелгән.  Шул ук вакытта  районның аграр сәнәгать комплексы эше кулларга тулылана. Быел гына фермер хуҗалыгын җәелдерү максатлары өчен районыбызның дүрт гражданы махсус грантка ия булган.  Шулай ук авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру дәүләт программасы районда тормышка ашырыла.

Район башлыгы үз чыгышында  авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга ихлас  рәхмәтен җиткерде.

Авыл хезмәтчәннәрен  тәбрикләү тантанасында  республика Дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясе начальнигы  урынбасары  Илһам Шакиров та катнашты.

Башкала кунагы  республикада  буенча җитештерелгән барлык  продукциянең  10 проценты авыл хуҗалыгы өлешенә туры килүен, эре хуҗалыклар белән беррәттән, фермер хуҗалыклары да үсеш ала баруын билгеләде.  Башкортстанда җитештерелгән барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 11 проценты фермерлар тырышлыгы белән ирешелә икән.  Чыгыш  ясаучы бу күрсәткечләрдә Балтач районы эшчәннәренең дә өлеше зурдан булуын ассызыклады.    Рәсми кунак  районның бер төркем төркем алдынгыларына  Бакшкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгы  Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды .

Шулай бихисап хезмәт алдынгылары район Хакимияте Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Бәөрәм тантанасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган хезмәт ярышына да йомгак ясалды.  Үсемлекчелек  тармагы нәтиҗәләре буенча “Россия” җәмгыяте беренче урында, “Правда” җәмгыяте—икенче, “АгроПРОФИ” өченче урынга лаек булган .  Җиңүче хуҗалыклар  дәрәҗәләренә тиң Дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.  Терлекчелек тармагы йомгаклары буенча призлы урыннарны “Луч” җәмгыяте, “Дильмиев индивидуаль предприятиесе”, “Рассвет” җәмгыятьләре яулады.  Ә “Мотор” җәмгыяте кошчылык тармагында уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе буларак билгеләнде.

Бәйрәм хуҗаларына  район мәдәният сарае, үрнәкле коллективлар, авыл мәдәният йортлары һәвәскәрләре  концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Фото архивтан.