Иске Балтачта балалар өчен булдырылган мәйданчык корылмасын ватканнар

7 Ноябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачтагы микрорайоннарның берсендә балалар өчен булдырылган корылманы җимереп ватуны бары тик  вандализмга тиңләргә мөмкин.

Айлар дәвамында тырышлык белән булдырылган яхшылыкның бер көн эчендә юкка чыгарылуы бик аяныч.

Берәүләр булдырылган мәйданчыкка сөенергә дә өлгермәде, икенчеләр андагы корылманың берсен ватып та куйдылар. Нигә болай кыланырга. Чит кеше хезмәтенә шулай вәхшиләрчә карарга мөмкинме? Ни өчен булганны ватарга, җимерергә? Болар бит зур суммадагы акчалар исәбенә, кеше тырышлыгы белән җиткерелгән.

Сүз уңаеннан, ул урында видеокүзәтү куелган. Ватучыны юллау авырлык тудырмый.  Намусыгызны югалтмагыз инде, дип язганнар бу фактка карата ачу белдерүчеләр социаль челтәрдә.

“Аннары районда бернәрсә дә эшләнми дип зарланабыз, нинди дә булса юк кына кимчелекне дә күрше районнардагы хәл белән чагыштырырга яратабыз,”—дигән шәрехләү калдырган  теманы тикшерүгә кушылган бер илаһи зат.

Чыганак.