Балтачка Арктика һава массасы якынлаша

Балтач киңлекләрендә киләсе атнада -20 градуска кадәр салкынайтуы ихтимал.

Быел кыш  төсен октябрь ае ахырында ук күрергә өлгердек. Ләкин беренче кар җирдә озак ятмады.

Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, атна дәвамында тотрыксыз һава шартлары саклана.  Җил башлыча көняк-көнбатыштан. 7 ноябрь  көнне һава температурасы  көндез +10 градуска кадәр күтәреләчәк.  13 ноябрь  көнне койма яңгыр булачагы фаразлана.

Ә киләсе атна уртасыннан балтач киңлекләрендә арктика һава массасы өстенлек итә башлый.  Атмосфера басымы күтәрелә.  19 ноябрь көнне һава температурасы кичке сәгатьләрдә -19 градуска җитәчәк.  Арытабан салкынайту дәвам итә. 20 ноябрь төнендә һава температурасы -20 градуска кадәр җитүе ихтимал.

(Фаразларның туры килү  гарантиясе 70 процент).