Балтач укучылары үзләренең киләчәген бүгеннән кайгырта

6 Ноябрь, 2019 - 12:00

Алдагы алты елда илебездә тормышка ашырылачак “Милли проект”ларның берсе мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән.  Ул Балтач районында да уңышлы тормышка ашырыла#нацпроекты

Агымдагы уку елында Иске Балтач 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләре укучылары Уфа шәһәрендәге „ВДНХ-Экспо”  мәйданчыгында „Киләчшккә билет” дигән һөнәрләр фестивалендә катнаштылар.

—Фестиваль барышында безнең егетләр республикада иң кирәкле белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар, потенциаль эш бирүчеләр – республиканың алдынгы предприятиеләре вәкилләре белән аралаштылар, заманча җиһазлар белән таныштылар, шулай ук кейс биремнәрен үтәү юлы белән теге яки бу һөнәри өлкәдә экспертлар белән бергә үзләренең мөмкинлекләрен сынап карадылар, — ди балтачлылар төркеменең җитәкчеләре.

Фото ачык чыганаклардан