Балтачлыларны законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшырып бүләкләү алырга чакыралар

Коралның һем сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен кисәтү, гражданнарны хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә тарту эшен активлаштыру максатларында, аларда законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын ирекле тапшырган өчен гражданнарга акчалата туләү тормышка ашырыла.

Законсыз сакланган корал яки сугыш кирәк-яракларын тапшырырга теләк белдергән гражданин яшәү урыны буенча Эчке эшләр органына мөрәҗәгать итә.

Гражданнарга бүләкләүләрне билгеләү РЦСПН ГКУ филиалы тарафыннан башкарыла.

Агымдагы елның узган чорында законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырган өчен 18 кеше, шул исәптән 6сы Аскын районыннан, 3се Балтач районыннан, 2се-Борай районыннан, 3се-Мишкә районыннан, 1се-Караидел районыннан, 3се-Бөредән. Алар 165 мең 400 сумлык бүләк алды.

2018 елда законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын тапшырган өчен 19 кеше, шул исәптән Аскын районыннан — 5, Балтач районыннан — 2, Борай районыннан — 1, Караидел районыннан — 6, Мишкә районыннан — 3, Бөре районыннан — 2, Бөре шәһәреннән 290 мең сумлык бүләк алды.

Р. КӘБИРОВ, филиал директоры

Фото ачык чыганаклардан