Балтач герчеләре Караиделдән призлы урыннар яулап кайтты

5 Ноябрь, 2019 - 15:00

Караидел авылында 2002-2008 елда туган  егетләр һәм кызлар арасында спорт мастеры Радик Миңнеәхмәтов   истәлегенә   гер спорты буенча  узган шәхси - команда турнирында балтачлылар лаеклы чыгыш ясады.

Ярышлар мавыктыргыч   мизгелләргә бай булды һәм алар  бер сулышта узды. Көчле һәм киеренке көрәштә тренер-укытучы Ильяс  Шәймөхәммәтов   җитәкчелегендә  шөгыльләнгән  спортчы  егетләр лаеклы урыннар яуладылар. Гәүдә авырлыгы 60 килограммга кадәр герчеләр арасында Айназ Хәйдәршин пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.  Алтмыш килограммнан югары катергориядәге спортчылар арасында узган бәйгедә Денис Дәүләтов өченче урында.

Кечерәк категориядәге герчеләр дә җиңү өчен нык тырышты. Алмаз Дәүләтов, Айнур Абхаликовларның алдагы ярышларда призлы урыннарга чыгуын телибез. Әлегә алар дүртенче урында.

Балтач герчеләре район данын Русия һәм республика күләмендә күп тапкырлар  күтәрде.  Әлеге үсмер спортчылар да бу төр спорт буенча районыбыз дәрәҗәсен төшермәс, дип язалар социаль челтәрдә.