Балтач данын Айнур Айдарбәков кебекләр дөньяга тара

5 Ноябрь, 2019 - 12:00

Балтачлы Айнур Айдарбәков  күптән түгел Борайда шахмат  буенча узган   блиц турнирда  көндәшләрен таң калдырды.

Районыбызның киләчәге яшьләр кулында.  Мин моны еш әйтәм. Бигрәк тә гаиләдә дөрес һәм максатчан тәрбия эше алып барылса, хәтта ата- анасы махсуз педагогик белемгә ия булмаса да, “ тормыш университетларын” үзләштергән семьяларда, көндәлек контроль –ярдәм эзмә эзлекле булса, уңышларга юл ачык дигән сүз. Шундый тәрбиячеләр исәбенә- Иске Яхшыйда яшәүче Махмутовларны кертер идем. Айнур  һәм Артурның зур әни-зур әтиләре. Балалар икесе дә яхшы укыйлар. Спортның иң катлаулы төрен -  шахмат алымнарын үзләштерәләр.  Өйдә укучыларга бөтен шартлар да тудырылган . Игътибар иткәнегез бардыр, күпчелек ата-аналар нәкъ пенсиягә чыккач тормыш таләп иткән адымнар ясый Оныкларның укуына, интеллектуаль  үсешенә ярдәм итү иң кирәкле шөгыль. Әлфия Махмутова һөнәре буенча фельдшер. Ике оныгын да район мәктәпләрендә укытуны дөрес дип тапкан. Ә Айнурның хоббие – шахмат уены белән ныклап шөгыльләнү зур әни алдында яңа бурычлар куя. Әлфия үзе дә шахмат серләренә төшенергә мәҗбүр була. Белемле, ышанычлы тренер тапкан очракта, шактый кирәкле күнекмәләр үзләштерергә мөмкин. Кирәкле кеше , авылдашлары Минниахметов Фәнзәви Барый улы, егетне шахмат ярышларына хәзерли. Ачык һәм ябык дебютлар  турында беренче дәресләрне үткәрә. Даими күнегүләр беренче уңышларга алып чыга.

Айнур район ярышларында олылар төркеме белән уйный, һәрвакыт күп очколар җыя. Иң кирәкле сыйфатлар- игътибарлы булу,  уенны атакалы  планлаштыру, сирәк очрый торган партияләрне анализлау беренче нәтиҗәләр бирә. Айнур Республика күләмендәге ярышларда призерлар арасына чыга. Уфада яшәүче спорт мастеры белән скайп аша дәресләр ала. Бүген Айнурның “ Йолдызлы” вакыты. 25 -27 нче  октябрь дә Борайда үткәрелгән  Төньяк зонада блиц турнирда ( тизлеккә уйнау) көндәшләре арасында бик кыю, оригиналь ходлар ясап, уенчыларны таң калдыра. Фәнзәви Минниахметов уен барышын карап , турнирдан бик канәгать кайта. Айнур Республика ярымфиналында Югары Лига да уйный, 9 мөмкинлектән 8 очко җыеп җиңүгә ирешә, Беренче урынны яулый.  Традиция буенча иң көчле уенчылар Дүртөйле, Нефтекама , Карайдел , Борай командалары вәкилләренә классик уен үрнәкләрен күрсәтте Айнур. Ноябрь ахырында  ул Уфада  республика чемпионатының финал уеннарында катнашачак. Һәм Балтач данын яклый алуына шик юк. Айнур үсеш юлында.

Ханис ХАҖИМОВ.