Балтач районы кул көрәшчеләре республика Чемпионатыннан җиңеп кайтты

4 Ноябрь, 2019 - 12:00

2-4 ноябрендә Уфада узган  кул көрәше буенча Башкортстан Республикасы 26 нчы Чемпионатыннан балтачлылар җиңү яулап кайтты.

Республиканың иң көчле кул көрәшчеләре мавыктыргыч һәм  тиңдәшсез  көрәшләрдә  беләк көчләрен сынады.

Иң көчле команда исеме өчен көрәш  башкаланың Н.Гастелло исемендәге   стадионында узды.   Бу вакыйга бик эссе булды! Безнең район данын МБУ Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Яшьлек" ФСК   укучылары һәм кызлары яклады. Тренер-укытучы  Айваз Сафутдинов   (балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе), Нургалиев Радим . ( ФСК "Яшьлек" ) көчле спортчылар әзерләгәнлегенә ярыш нәтиҗәләреннән тагын бер тапкыр ышандык.

Ранис Зыятдинов, Тимур  Әхмәдуллин,  Азалия Хәмәтнурова, Эльвина Зиннурова, Данил Гыйльмуллин, Данил Садыков, Динар Хиҗапов, Айгөл  Хабибуллина Айгөл, Ридаль Аскаров, Руслан  Кашапов,  Ләйсән  Сафутдинова,  Ринат Нигамәтҗанов, шулай ук

тренер Радим  Нургалиев  җитәкчелегендә чыгыш ясаган Алмас Сәлахетдинов Алмас, Илназ Гыйльманов үз авырлык категорияләрендәге ярышларда призлы урыннарны яуладылар.  Алардан тыш бихисап спортчылар ярышларда катнашып беләк көчләрен сынады.

Балтач районының  спорттагы уңышлары  елъязмасына тагын бик күп юллар язылыр,  дип ышанабыз! Безнең спортчыларыбыз-республикабыз горурлыгы, дип язалар социаль челтәрдә.