Балтачлылар күгәрченлеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашты

5 Ноябрь, 2019 - 12:00

Балтач районы делегациясе Күгәрчен районында бәйрәм тантаналарында катнашты.

Ноябрь аеның беренче көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев житәкчелегендә делегация Күгәрчен районында Халыклар бердәмлеге, Авыл хужалыгы һәм эшкәртеү сәнәгәте хезмәткәре көннәренә багышлап әзерләнгән бәйрәм тантанасында катнашты. Берничә ел өзелеп торган араны якынайтып, Күгәрчен районы Хакимияте башлыгы Гайса Янбаев Балтач районы Хакимиятенә чакыру хаты жибәрде. Балтачлылар бәйрәмгә зур теләк белән юлланды.

Башкортстан картасының капма-каршы ике чигендә урнашкан Күгәрчен һәм Балтач районнары арасын күптән инде дуслык жепләре якынайта. Сабантуйларда катнашу, бәйрәм куанычларын уртаклашу, тәжрибә алышу кебек күркәм традицияләрне дәвам итеп, балтачлылар бу юлы авыл эшчәннәрен тәбрикләүдә катнашты. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Гайса Гельметдин улына тантана уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.

“Һөнәрем буенча агроном булгангадыр, жир кешеләренә, басуларда иген үстерүгә гомерләре буена көч салган эшчәннәргә хөрмәтем зур. Балтачлылар исеменнән төп бүләкне дә тәжрибәле агрономга тапшырырга телим”, - диде Илгиз Әхвәс улы, урак батырларын, ферма уңганнарын бәйрәм белән котлап.

Балтачлылар бүләгенә Күгәрчен район Хакимиятенең авыл хужалыгы бүлеге баш агрономы Фәнис Сайфетдинов ия булды. Күгәрчен тамашачысы музыкаль күчтәнәчләрне – Руслан Кабулов һәм Руслан Халиковлар башкаруында жырларны яратып, алкышлап кабул итте. Популяр “Кызыл Мечеть” төркеме балтачлыларның бүләкләренә каршы рәхмәт әйтеп һәм Балтач якларына сәлам юллап дәртле жырларын башкарды.

Балтачлылар Күгәрчен районында барган төзелешләр, авыл хужалыгы һәм мәдәният өлкәләрендә яңалыклар белән танышты, белгечләр белән аралашты. Тәжрибә уртаклашу һәр ике якка да файдалы булыр, дигән ышанычта калды тугандаш район вәкилләре.

Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.

Рөстәм Вәлиев фотолары.