Балтач районы башлыгы балтачлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

4 Ноябрь, 2019 - 18:00

Балтач районы Хакимияте Илгиз Субушев балтачлыларга  Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде.

Хөрмәтле балтачлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Без Ватаныбыз, аның үткәне һәм бүгенгесе өчен горурланабыз, аның бәхетле киләчәгенә ышанабыз! Нәкъ менә шул горурлык хисләре, алдагы көнгә ышаныч халыкны бердәмлеккә өнди.

Бу бәйрәм кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искәртергә дә чакыра.  Барча халыкның юнәлеше бер булганда, гаиләдә, җәмгыятьтә дуслык һәм татулык хөукем сөргәндә, өлкән буынга, теге яки бу милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә,   дингә хөрмәт белән караганда гына  булган кыенлыкларны җиңеп була бит.

Барыгызга да игелек һәм тынычлык, сәламәтлек, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч, район, Башкортстан Республикасы һәм бөтен Русия  иминлеге өчен игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Источник.