“Юньлерәк кешегә бирермен дигән идем...”

Июнь ахыры иде. Көннәр кояшлы, җылы. Ларисаның ире бер атнага командировкага юлланган көннәрнең берсендә яшь хатынга кунаклар кайтып төште. Мәскәүнең үзеннән!

—Әтиең мәрхүмнең өч туганы Арнольд абыең булам. Хәрби прокуратурада эшләдем. Хәзер туктадым инде. Монысы җиңгәгез Йолдыз! Ул да хәзер пенсиядә. Хәрби госпитальдә үтте гомере, — дип үзләре белән таныштырды кунак.

—Монысы аз гына шәһәр күчтәнәче, — дип өстәлгә Балтачтагы кибетләрнең берсендә сатылган “Акбар” чәе белән солы печеньесы чыгарып салды Йолдыз.

—Кара син аны, Йолдыз, хәзер яшьләр яши белә, ә? Авылда да шәһәр шартлары булдырганнар, – дип өйдәге шартлар белән танышканда телен шартлатты Арнольд.

Кунакларын ихлас сыйлады Лариса. Табынга каймак, кызыл эремчек, бал, каклаган каз, үзе әзерләгән мантый чыгарып тезде. Кунаклар мактый-мактый сыйланды. Сыйланып туйгач, җыена башладылар. Лариса йөгерә-йөгерә туңдыргычыннан каен җиләге, каз түшкәсе чыгарды. Әтисенең өч туганымын ди бит. Гомерендә күргәне булмаган туганына жәл түгел. Әнә бит, кунак үзе дә хуҗабикәнең әтисе белән исән чагында күрешә, аралаша алмавына үкенә. Хәзер туган якларына кайтканда тукталыр кешеләре дә калмаган икән, бахырларның.

—У-у-у! Син бигрәк кунакчыл булып чыктың әле, сеңел, — дип кабул итте күчтәнәчләрне Арнольд. —Йолдыз апаң да андый якка щедрый кеше. — Һәм хатынына ымлады:

—Бар, кара машинадан, берәр вак-төягең калмадымы?

Хуҗа хатынның бернәрсә дә кирәкми, диюенә карамастан, хатын чыгып китте дә, бераздан тыны бетеп килеп керде:

—Мә, юньлерәк кешегә бирермен дип тоткан соңгы наборым иде. Болай булгач, сиңа калдырам инде...— дип Ларисага бүләген сузды...

Фото ачык чыганаклардан