„Сәламәтлек” милли проекты Балтачка да килеп җитте

Алдагы 6 елда илебездә 12 юнәлеш буенча тормышка ашырылачак милли проектлар чикләрендә грандиоз бурычлар билгеләнгән. Алар саулык саклау, мәгариф, мәдәниятне, авыл хуҗалыгын, эшкуарлыкны үстерү, юллар, торак төзелеше һәм башкаларны күз уңында тота#нацпроекты

Бу максатларга федераль бюджеттан 170 миллиард сумнан артык финанс салулар каралган. Агымдагы елдан әлеге проектлар тормышка ашырыла башлады да инде. Аның җимешләрен балтачлылар да тойды.

Сайтыбызда белем учакларында, мәдәният учреждениеләрендә, үзәк район дәваханәсендә гамәлгә ашырылган яңалыкларны даими биреп барабыз.

Соңгы хәбәрләребезнең берсе Балтач үзәк район дәваханәсенә өлкән яшьтәге халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина изделиеләре белән тәэмин итү чараларын тормышка ашыруга юнәлтелгән “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау үсеше" дәүләт программасы чикләрендә электр көче ярдәмендә күтәртә торган күчмә күтәргеч алуга кагыла иде.

Бу җайланма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кечкенә арага (махсус каеш ярдәмендә) күтәрү һәм күчерү өчен билгеләнгән.

Әлбәттә, тармакларны белемле, энергияле яшь кадрлар белән тулыландыру да игътибар үзәгендә.Үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге белдерүенчә, “Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә быел Балтач районына 3 табиб һәм 3 фельдшер эшкә кайткан.