Балтач районы суд приставлары закон һәм суд эшчәнлегенең идеалларына хезмәт итәләр

Быел 1 ноябрьдә Федераль суд приставлары хезмәте оешуга 154 ел тула. Гасыр ярым вакыт эчендә хезмәтнең үз тарихы, традицияләре формалаша, үз геройлары  барлыкка килә. Суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – суд приставлары көне билгеләнгән “Суд приставлары көнен билгеләү турында” Указга 2009 елда Русия Федерациясе Президенты кул куйды#ВладимирПутин.

Президентның башка указлары белән хезмәтнең үз геральдик билгесе — эмблема һәм байрак гамәлгә кертелгән. Бу истәлекле факт — Русия Суд приставларының хезмәтләрен тану һәм федераль хезмәтнең тагын да югарырак статусын билгеләү. Русиянең дәүләт корылышында мондый хезмәт һәрвакыт була.

Аны еш кына игелекле, ягъни кешеләргә ышаныч, игелек һәм гаделлек китерә торган хезмәт, дип атыйлар. Еллар узса да, әлеге дәүләт эшчәнлегенең асылы үзгәрешсез кала — ул — Закон һәм суд эшчәнлегенең югары идеалларына хезмәт итү

Һәм бүген Федераль суд приставлары хезмәте Русия Федерациясендә иң мөһим һәм нәтиҗәле башкарма власть органнарының берсе булып кала. Аның хезмәткәрләре — “дәүләтчеләр", дәүләт хезмәте системасына каравы аркасында гына түгел, ә тәүге чиратта, асылда хәл ителәсе бурычлар аркасында шундый дәрәҗәгә ияләр. Чөнки балаларны һәм срогы чыккан хезмәт хакларын түләтү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларны тулыландыру, сорау алу функцияләрен гамәлгә ашыру, суд карары буенча балаларны һәм судтан читләшүчеләрне эзләү, шулай ук судларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм легаль булмаган мигрантларны илдән чыгаруга элеккечә дәүләт һәм гражданнар тарафыннан ихтыяҗ бар. Юкка гына закон көче аның үтәлешендә, дип әйтмиләр.

Әлеге вакытта Суд приставлары — Балтач районы суд приставлары бүлегенең башкаручы суд приставларында 6400гә якын башкарма документ бар. 4000нән артык түләтүченең таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән, 27 млн. сумга якын акча түләтелгән. 2019 елның 9 аенда Башкортстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Балтач район бүлеге тарафыннан тупланма бюджетка 6 млн. сум акча күчерелгән

—Быел алиментлар түләтү турында 201 башкарма производство үтәлде, шуларның 111 е – тәмамланган. 1145 тән артык бурычлы кеше Русия Федерациясеннән читкә чыгу белән чикләнгән, шуларның 140ы алимент түләмәгән өчен, — ди өлкән суд приставы Алмаз Әхкамов.