„Мәгариф” милли проекты чикләрендә Балтач мәктәпләрендә”Үсеш ноктасы” үзәкләре эшли

1 Ноябрь, 2019 - 12:00

Агымдагы уку елында 1 һәм 2 санлы Иске Балтач урта мәктәпләре базасында “Заманча мәктәп” федераль проект чикләрендә “Мәгариф” милли проекты буенча авыл җирләрендәге мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” дигән санлы һәм гуманитар профильдәге үзәкләр эшли башлады#нацпроекты

Мондый үзәкләр укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Яңа проект 5 елга исәпләнгән һәм, әйткәнемчә, Балтач районында ул башлап Иске Балтач авылындагы ике урта мәктәптә тормышка ашырылды.

Әлеге белем учаклары базасында «Технология», «Информатика», «Тормыш хәвефсезлеге нигезләре» кебек предметлар буенча программалар тормышка ашырыла. Шулай ук яңартылган материаль-техник база кулланылып IT-технологияләр, медиаиҗат, шахмат уены, проектлау һәм дәрестән тыш эшчәнлек, шулай ук социомәдәни чаралар оештырылачак.