Борайда хәвефсез хезмәт шартлары булдыру турында сөйләшкәннәр

Бүген, 31 октябрь   көнне,    хезмәт закончылыгы  мәсьәләләре  буенча  Борайда узган төбәк киңәшмәсендә Балтач районы вәкилләре дә катнашкан.  

Киңәшмә Нефтекама, Агыйдел шәһәрләре, Яңавыл, Тәтешле, Мишкә, Краснокама, Калтасы, Илеш, Дүртөйле, Бөре, Балтач, Борай районнары  оешма җитәкчеләре һәм белгечләре  катрнашында узган.

Киңәшмәдә катнашучыларны Борай район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләгән.  БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министы урынбасары Әлфир Садртдинов, БР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Валерий Апокин,   . Башкортстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Азамат Салихов хезмәт закончылыгы даирәсендә типик тәртип бозулар хакында, БРның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау оешмасының бүлек начальнигы Алексей Борискин оешмаларда хәвефсез хезмәт шартлары булдыру турында сөйләп үтте. Башкортстан профсоюзлары федерациясенең баш техник инспекторы Алексей Жмаев, Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау  министрлыгының мониторинг бүлеге начальнигы Ирина Селиванова, шул ук министрлыкның контроль һәм күзәтчелек секторы мөдире Айдар Биктиев хезмәт шартлары буенча хәвефсезлек булдыру, инвалидларны куелган квота исәбеннән эшкә урнаштыру буенча чыгышлары тыңланган.

.  Киңәшмәнең пракик өлешендә чикләнгән җаваплылыктагы  “Техноавиа – Уфа”  җәмгыятенең бүлек җитәкчесе урынбасары Иван Золин технологикк  коеларда, алып барганда    хәвефсезлек  тәэмин итү мәсьәләләренә тукталган, дип яза "Алга".