Балтачта „Сәламәтлек” милли проекты тормышка ашырыла

Балтач үзәк район дәваханәсе өлкән яшьтәге халыкка паллиатив медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина изделиеләре белән тәэмин итү чараларын тормышка ашыруга юнәлтелгән “Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау үсеше" дәүләт программасы чикләрендә электр көче ярдәмендә күтәртә торган күчмә күтергеч алды#нацпроекты

Бу җайланма мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне кечкенә арага (махсус каеш ярдәмендә) күтәрү һәм күчерү өчен билгеләнгән.

—Универсаль күтәргеч медицина персоналына ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күтәрүдә, позициядә тотуда һәм күчерүдә оптималь ярдәм күрсәтәчәк һәм кул көче ярдәмендә күтәреүдән азат итәчәк. Пациентны күтәрү һәм төшерү  урнаштырылган аккумуляторлы һәм дистанцияле пульт ярдәмендә идарә итү мөмкинлеге биргән көчле электр двигателе белән гамәлгә ашырыла. Тәгәрмәч таянычлары күтәргәндә/төшергәндә ике педальле рычаг ярдәмендә хәрәкәт итә ала. Алгы көпчәкләре күтәргечкә киң итеп урнаштырылган, арткы көпчәкләр күтәргәндә тотрыклылыкны ныгыту өчен артка этелгән, — ди үзәк район дәваханәсе поликлиникасы мөдире Юлиан Шакиров.