Гәзитле дә, бүләкле дә булдылар

Гәзиткә язылып бүләк отучылар саны арта бара.  Бүген „Гәзиткә языл— бүләк от” акциясенең чираттагы җиңүчеләре билгеле булды.  Штәнде авылыннан Мөсәммә  Сабирҗанова, Иске Яхшыйдан Альмир Камалов,  Иске Балтачтан  Алмаз Аскаров, Начар авылыннан Әлфия Сабировалар гәзиткә язылып бүләк оттылар.  Бүләк хуҗаларын редакциядә көтәбез. Гәзиткә язылу дәвам итә, „Балтач таңнары”на язылыгыз, бүләкләр отыгыз.