Балтач районында “Мәгариф” милли проекты тормышка ашырыла

31 Октябрь, 2019 - 12:00

Белем бирүдә уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Балтач районының 20 гомуми белем бирү учреждениесендә соңгы ике елда санузелларны санитар таләпләргә туры китерү, шул исәптән температура режимын үтәү буенча  зур эшләр башкарылды#нацпроекты

2018 елда 3 белем бирү учреждениесендә эчке санузел җиһазларына капиталь ремонт үткәрелсә, бу максатларга республика һәм урындагы бюджеттан (5% финанслау) 1 млн. сум бүленгән.

2019 елда районның 13 гомуми белем бирү учреждениесендә эчке санузеллар җиһазлары өчен биналарга капиталь ремонт эшләнгән.  4 белем бирү учреждениесенә бу максатлар өчен җиһазлар сатып алуга финанс чаралары бүлү каралган булса, республика һәм урындагы бюджеттан (5% софинанслау) 6 млн. 575 мең 500 сум бүленгән.

Фото ачык чыганаклардан