Иске Балтачта кинозал ачылды

Бүген, 29 октябрь көнне, Иске Балтачта район мәдәният сарае каршында "КиноБалтач" кинозалы ачылды.

—Иске Балтачта егерме    елга якын  тәнәфестән соң ачылган кинозал халыкның  ял вакытын күңелле һәм  файдалы үткәрү мөмкинлеге булыр дип ышанам. Киносючеләрнең бирегә юлы өзелеп тормас ын, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, район мәдәният сарае каршында „КиноБалтач” кинотеатрын ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Әйе, Иске Балтачта  бер буын, чынлап та, кино сәнгатенең ни икәнен белми үсте дип әйтерлек.  Соңгы вакытта балаларга  район мәдәният сараенда  читтән килеп  күчмә корылмалар ярдәмендә генә  фильмнар күрсәтәләр иде.    Йә булмаса   шәһәр, күрше районнар үзәзкләренә алып барып балаларга кино күрсәтүне оештырдылар.

Хәзер бу  проблема  артта калды.  Иске балтачтагы „КиноБалтач”  кино залы 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләрдә кинотеатрлар булдыру федераль проекты нигезендә сафка кертелде.

Кинотеатрны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Мәдәният Министры урынбасары  Ренат Халиков билгеләвенчә, бу программа Русиядә 2015 елдан башлап тормышка ашырыла. Бу елда республика буенча 32 кионтеатр үзгәртеп корылган.  Ел ахырына кадәр  тагын ун кинотеатр корылмаларын   сан технологиясенә күчерү бурычы тора икән.  Быел  Русия дә кино залларына ярдәм күрсәтү  федераль  программасы чикләрендә егерме биш грант бүленгән. “КиноБалтач” әнә шул грант иясенең берсе.

— Урыннарда мондый кинозаллары ачылуы  киностудияләр өчен дә олы куаныч. Чөнки безнең продукциягә ихтыяҗ арта.  Ә кино төшерүчеләр тамашачылар ихтыяҗын  канәгатьләндерү өчен армый-талмый тагын да эшләячәк, димәк. Кино залында иң яхшы фильмнарны тамаша кылырга язсын сезгә, балтачлылар, — диде Башкортстан киностудиясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Солтангуҗин, кинотеатрны ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп.

Шулай ук балтачлыларны бу шатлыгын „Башкортстан” гәзите  мөхәррире урынбасары Самат Галин,  Бөтендөнья татар конгрессының Астана бүлекчәсе рәисе, кташыбыз Җәүдәт Низаметдинова, кинотамаша предприятиесе ветераны, район җирлегендә шушы тармакны ун ел дәвамында җитәкләгән Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнис Хаҗимов  уртаклаштылар.

„КиноБалтач” театры директоры Марат Хәйруллин билгеләвенчә, грант кинотеатрга 2D һәм 3D  форматындагы фильмнар күрсәтү корылмалары сатып алу мөмкинлеге биргән.  Грант  шартлары буенча мондый кинотеатрларда күрсәтелә торган фильмнарның  илле  проценты Россиядә төшерелгән фильм булырга тиеш.  Залда утыру өчен 250 урын. Кинотеатр атнага дүрт көн эшли. Һәркөнне биш сеанс фильмнар күрсәтеләчәк.

—Бу айда кинотеатрда өч премьераны экранга чыгару планлаштырыла.  Анда каралган “Семейка Адамс” фильмын 31 октябрьдән күрсәтә башлыйбыз, — ди Марат Хәйруллин, театр эше белән таныштырып.

Кинотеатр тарихи көндә ачылды. 29 октябрь комсомол туган көн. Кайчандыр  ул яшьләрне  яктылыкка өндәгән   зур оешма иде.  “КиноБалтач” театрының  да кино сәнгате аша халыкның аңын  күтәрүдә әһәмияте зур булсын.