Балтачлыларны кинотмашага чакыралар

28 Октябрь, 2019 - 15:01

29 октябрь көнне  11:00 сәгатьтә  район мәдәният сараенда  „КиноБалтач” предприятиесен ачу тантанасы узачак.

Балтач  районы киносөючеләренең күптәнге хыялы тормышка ашты. Район мәдәният сараенда „КиноБалтач” бүлекчәсе  булдырылып, берничә ел тәнәфестән соң, кинотамаша  предприятиесе тергезелде.

29 октябрь көнне  11:00 сәгатьтә  район мәдәният сараенда  „КиноБалтач” предприятиесен ачу тантанасы узачак.

29 октябрь көнне кино залында 12:00; 13:45; 19:20 сәгатьләрдә „Сеңелкәш”.15:30; 17:25 сәгатьләрдә „Эверест” фильмнары күрсәтеләчәк.

30 октябрь көнне  дә фильмнар  шул ук сәгатьләрдә экраннарга чыга.

Билет бәясе 100 сум. Кинотамашага рәхим итегез!.