Балтач районы авторнаспортчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Бүген, 27 октябрь көнне,  автотранспорт хезмәткәрләре көне. «Селэнерго» җәмгыяте район үзәгендә  иң зур автопарклы предприятиеләрнең берсе. Биредә хезмәт куйган Рәҗәп Нургалиев водительләр династиясеннән.

Халык хуҗалыгында   һөнәрләр күп.  Һәр хезмәткәр үз тармагында лаеклы урын тота.  Барлык һөнәр ияләре  арасында автомобиль транспорты хезмәткәрләренең тырышлыгы да мактауга  лаек.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне 1980 елның 1 октябрендә ил күләмендә кабул ителгән "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр"не билгеләү турында    карар нигезендә ел саен октябрьнең соңгы якшәмбесендә  рәсми бәйрәм көне буларак календарьга кертелгән..

Чынлап та, бүген бер генә тармакта да  автомобиль  транспортыннан башка эш бармый диярлек.

«Селэнерго» җәмгыяте район үзәгендә  иң зур автопарклы предприятиеләрнең берсе.  Юк, ул йөк ташулар белән шөгыльләнүче предприятие түгел. Ә җәмгыяттә барлык эшләр дә  диярлек автомобиль транспорт ярдәмендә башкарыла.  Биредә 20 берәмлек автомобиль. Зур габаритлы авыр йөкләрне «MAN» төрендәге һәм  КамАЗ  автомашиналары белән ташыйлар.   Моннан тыш  автопаркта ике берәмлек манипулятор, өч берәмлек бораулау-күтәргеч корылмалары белән җиһазландырылган махсус автомашина исәпләнә.  Болардан тыш авария очрагында урыннарга чыгу өчен билгеләнгән автомашиналар бар.

Әлеге вакытта  предприятие махсус техникасы район үзәгенең булачак “Яшьләр” микрорайонына  электр линияләре үткәрү белән шөгыльләнә.  Биредә водитель Рәҗәп Нургалиевка да эш күп.  Шушы предприятиедәге бораулау-күтәргеч корылмалары белән җиһазландырылган махсус автомашинаның берсен ул хезмәтләндерә

Рәҗәп Нургалиев биредә озак эшләми әле.  Ләкин   аның водитель стажы 35 елдан артык.

Ул Иске Яхшый авылыннан. 1984 елда хәрби комиссариат юнәлеше буенча Бөре ДОСААФ автомәктәбендә  укып водитель һөнәрен үзләштергән.  Шуннан башлап ул руль артында.  Армия хезмәтенә кадәр беркадәр вакыт райсельхозтехника берләшмәсендә эшләп ала. Солдат юлын да автомобиль гаскәрләрендә үтә.  Аннары “Райсельхозхимия” берләшмәсендә хезмәт. Биредә унбер ел дәвамында район басулары  туфраклары уңдырышлылыгын күтәрүгә тырышлыгын сала. Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтаралар.  Әче туфраклы басуларга известь кертәләр.

Балтач юл төзү һәм ремонтлау идаәрсендә эшләгән еллары да тынгысыз хезмәттә уза. Яз-көз айларында юллар салу һәм  ремонтлау эшләрендә кайный.  Кышкы чорда көннәре   юл төзү һәм ремонтлау өчен материаллар  ташу мәшәкатьләре белән үтә.

- Шофер хезмәте җиңел түгел.Ләкин зарланырга хакым юк. Әйе, ел  әйләнәсенә  руль артында булырга туры килә. Мин әти һөнәрен сайлаган ир. Абыйларым да водительләр. Сайлаган һөнәргә тугрылык дигән төшенчә дә бар бит,--ди ул  водительләр династиясеннән булуы белән горурланып.

Уңган  водительнең хезмәтен җәмгыять җитәкчелеге  уңай бәяли.

—Предприятие абруен Рәҗәп  Нургалиев кебек хезмәткәрләр тота. Техникасы һәрвакыт төзек.  Бездәге водительләрнең барысы да предпритятие спецификасын  яхшы аңлыйлар. Мәшәкать чыгып төнлә яки ял көннәрендә чакыртып алсаң да, һич авырсынмый, эш урынына киләләр.  Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Барысына да эшләрендә түземлек,  куанычлардан гына торган гомер блы телим,--ди предприятие директ оры Рәшит Хисмәтов җәмгыятьнең  автомобиль транспорты ххезмәткәрләренә мактау сүзләрен юллап .