Балтачның волейболчы кызлары республика беренчелегенә узган ярышларда катнашкан

25 Октябрь, 2019 - 18:00

Шушы көннәрендә Уфа шәһәрендә 2007-2008 елда туган  кызлар арасында  Башкортстан Республикасы беренчелегенә  волейбол ярышлары узган.

Балтач районы командасы ярышларда лаеклы уен күрсәткән . Тренер Айрат Садыйков җитәкчелегендәге олейболчылар командасына  алда тагын җиңүләр телибез дип язганнар социаль челтәрдә.