Галләмшиннар автосервисы халыкка күптөрле хезмәт күрсәтә

Иске Балтач авылындагы шәхси эшкуар „Галләмшина Эльмира Махиян кызы” автосервисы хезмәткәрләре озак еллар дәвамында халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, кешеләрнең ышанычын яулый

Ел саен октябрь аеның соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне үткәрелә. Водительләр hәм автосервислар бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Иске Балтач авылындагы шәхси эшкуар „Галләмшина Эльмира Махиян кызы” автосервисы хезмәткәрләре озак еллар дәвамында халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, кешеләрнең ышанычын яулый.

Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган водительләр кулында. Иртән кичкә кадәр юллар гизгән hөнәрманнар эше күпме кеше гомеренә бәйле. Водительләрнең машина йөртү осталыгыннан да бигрәк техниканың төзек булуы мөhим. Чөнки корыч атың төзек булмаса куркыныч хәлләрне көт тә тор. Күпчелек автомобильчеләр үзләренең тимер атларына үзаллы ремонт ясый алмыйлар. Гүзәл затлар бигрәк тә. Шул очракта автосервис белгечләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шәхси эшкуар „Галләмшина Эльмира Махиян кызы” автосервисында халыкка күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Эльмира Махиян кызы hәм аның тормыш иптәше Руслан Хәлим улы Галләмшиннарның уртак бизнесы бу. 2004нче елда алар үз эшләрен ачып отылмыйлар. Ике машина сыярлык гаражда ремонт эше белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдыралар. Бүген аларны районда белмәгән кеше сирәктер. Еллар дәвамында үзләренең эшләре белән ышаныч яклый алган эшкуарлар алар. Автосервиста күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты, запас частьләрнең чагыштырмача арзан бәягә сатылуы, бигрәк тә магазинның автосервис янәшәсендә булуы, зур юл чатында урнашуы йогынты ясамый калмый, әлбәттә. Барлык төр җиңел автомобильләргә, булсынмы ул безнең яки чит илнеке техник ремонт үткәрәләр.”Газель”, „УАЗ” автомобильләрен дә ремонтлыйлар. Иң тәүгеләрдән булып районда двигательләргә компьютер диагностикасы үткәрү буенча эш алып барган автосервис ул. Шулай ук җәрәхәтләнгән дискларны тигезләү белән дә бары тик биредә шөгыльләнәләр. Гомумән, машинаның тәгәрмәчләре тигез әйләнсен өчен балансировка ясыйлар. Машинаның йөреш өлешенә тулы ремонт үткәрәләр. Клапаннар көйләү мөмкинлеге бар.

Машинаның пыяласы чатнаган урыннарны ямыйлар. Әгәр дә пыяла чатнау белән автосервиска килсәгез, аның чатнаган урынын күренмәслек итеп эшләү мөмкинлеге дә булганлыгын әйттеләр. Фарсунка чистарту өчен шартлар булдырганнар. Күптән түгел кондиционерларны махсус сыекча, май белән тутыру өчен җайланма сатып алганнар.

Машиналарны юу белән биредә күптән шөгыльләнгәннәрен беләбез. Күптән түгел „наномойка” дигән яңа ысул белән эшли башлаганнар. Хуҗаның теләге буенча махсус сыекча белән машинаны полировкалыйлар. Мондый алым төрле реагентлардан, тоздан hәм башка начар тәэсирле матдәләрдән генә саклап калмый, ә сызылган урыннардан да котылырга ярдәм итә. Машиналарның утыргычлары, ишекләрендәге, түбәсендәге тапларны бетерү өчен химик чистарту ясыйлар.

Бензин белән йөргән автомобильләрне   газ белән йөртү өчен махсус корылмалар урнаштыру өчен сертификат алганнар, соңгы вакытта мондый хезмәт бик күп клиентлар арасында популярлашып киткән.

Әлеге вакытта автосервис хезмәткәрләре өчен кызу чор. Чөнки күп водительләр җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштыру эшләре белән мәшгуль. Бигрәк тә хәстәрчел хуҗалар бу эшкә тотынган да инде. Бу яклап та бар уңайлыклар булдырылган. Телисең икән магазинда яңаларын сатып алып, машинаңа куеп бирәчәкләр, телисең икән иске тәгәрмәчләргә махсус пистолет ярдәмендә шипалар урнаштырачаклар.

Шушы автосервиста күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Клиентка кирәкле вакытка эшләп җиткерү өчен зур тырышлык салалар. Җаваплы кешеләр көч сала биредә.Озак еллар биредә сатучы булып эшләгән, әлеге вакытта декрет ялындагы сатучы Гөлфинә Хәбибуллинаны да мактап телгә алдылар хуҗалары. Сатучы Ильмира Галимәрданова 15 еллап запас частьләр сату белән шөгыльләнгәнлектән, машинаның hәр детален белеп, клиентларга тәкúдим итә.

Әлеге автосервисның шунысы уңайлы— янәшәдә генә запас частьләрнең булуы. Клиентка кирәкле әйберләрне эзләп йөрисе юк. Магазинга кер дә үзеңә кирәген сатып ал. Булмаган очракта заказ биреп кайтартып була. Гарантиядә булып запас частьләр яраксыз, ягúни ватык дип табылса, аны яңага алмаштыру мөмкинлеге бар. Килегез, күрегез, хезмәтләрдән файдаланыгыз, үкенмәссез.

Рифина ГАЛИЕВА.