Илшат Абзалтдинов алтын куллы механик

27нче  октябрь- Автомобильчеләр  көне.  Водительләр hәм автосервислар бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Иске Балтач авылындагы шәхси эшкуар „Галләмшина Эльмира Махиян кызы” автосервисында  10 елдан артык механик булып көч салган һөнәрман Илшат Абзалтдинов Балтач водительләре өчен алыштыргысыз кешегә әверелгән.