Янтимердә Җиңү солдатына һәйкәл ачтылар

Янтимердә Бөек Ватан сугышы ветераннары арасыннан  исән булып гомер итүче бүгенге көндә  бердәнбер   яугир Ахмадиша Ахмадиев сынын һәйкәл итеп мәңгеләштерделәр.

Янтимердә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск моңа кадәр дә бар иде.  Шулай да авыл активисты Данис Гыйльманшин Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена зуррак истәлек булдыру максаты куя.  Сәнгать белгечләре белән киңәшләшә дә авылда һәйкәл булдыру турында карарга килә.

Авылда гомер кичергән  бердәнбер ветеран , 93 яшьлек Ахмадиша Ахмадиев сынын һәйкәл итеп мәңгеләштерәләр.

Янтимерле Ахмадиша Ахмадиев III Белоруссия фронтындагы 37нче укчылар полкында хезмәт итә. 1945нче елның 3 маенда каты яралана.

Рядовой Ахмадиша Ахмадиев Бөек Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршылый. Сугыш һәм хезмәт ветераны яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен III дәрәҗә Ватан сугышы, Дан орденнары, „Георгий Жуков”, „Сугышчан батырлыклары” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Ахмадиша Ахмадиев тугызынчы дистәне ваклый. Утны-суны кичкән ветеран бүген  кызы Маруся тәрбиясендә көн күрә.

Һәйкәлдә ул авылына исән-имин кайтып җиткән бәхетле солдат буларак сурәтләнгән.  Данис Гыйлҗманшинның бу идеясен Башкортстанның Халык рәссамы, Салават Юлаев   премиясе лауреаты Георгий Калитов һәм скульптор  И.Фәйзуллин тормышка  ашыра.

Һәйкәлне башкалада ясыйлар һәм ул  уңышлы барып чыга. Аны   алып кайтып авыл уртасына урнаштыралар.

24 октябрь көнне авылда һәйкәлне ачу тантанасы узды.  Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Көнтүгеш авыл җирлеге хакимияте башлыгы Игорь Яниев катнаштылар.