Каршыңа аю килеп чыкса, нишләргә? Зообелгечләр киңәшенә колак салыгыз

Соңгы вакытта Башкортстанда, шаулай ук Балтач җирендә урман хуҗасы аюның үзен һәм эзләрен күрүчеләр артты. Аерым урыннарда хәтта аларның авыл җирендә дә үзен иркен тота башлавы турында хәбәрләр ишетелә. Каршыңа аю килеп чыкса, нишләргә? Зообелгечләр бу уңайдан үзләренең кайбер киңәшләрен уртаклаша.

Иң элек, аюны күргәч тә тукталыгыз, тынычлык саклагыз һәм хәлнең нинди борылыш алачагын ачыклагыз. Әгәр дә аю сезне сизмәде икән, акрын гына китү ягын карагыз. Моны аю үзегезгә карамаган вакытта эшләгез.

Аюның хәрәкәтләрен күзәтегез. Аны читләп үтегез, яки килгән юлыгызга чыгып кайтыр юлга төшегез.

Әгәр дә аю сезгә табан килә икән, аның хәрәкәте үзгәрәме, юкмы, шуны күзәтегез. Ачулы күренмәскә тырышыгыз, тукталыгыз. Аю белән ышанычлы тонда сөйләшергә тырышыгыз. Болай эшләү үзегезгә дә, аңа да тынычлык сакларга ярдәм итәр. Урман хуҗасына үзегезнең кеше икәнлегегезне аңларга мөмкинлек бирегез. Әгәр дә аю сезнең кеше икәнлегегезне аңлый алмый икән, ул сезгә якынрак килеп арткы тәпиләренә басарга һәм яхшылап капшап карарга, иснәргә мөмкин. Алгы тәпиләрен салындырып баскан аю куркыныч түгел. Ул шулай бары тик кызыксына гына.

Сез әкрен генә диагональ буенча артка китә аласыз. Күзегезне аюдан алмагыз. Әмма әгәр дә аю артыгыздан килә башлый икән, тукталыгыз һәм урыныгыздан кузгалмагыз.

Аюдан сакланып кычкырмагыз, аңа бернәрсә белән дә ыргытмагыз. Бу аның һөҗүм итүенә китерергә мөмкин.

Йөгермәгез! Сез аюны уза алмыйсыз.

Мал-туар барлап, башка йомышыгыз төшеп урман-кырларга, сулыклар буена юлланганда сак булыгыз, дуслар!

Фото: ufa.bezformata.com