Балтач районында мәктәп укучыларына Халыклар бердәмлеге бәйрәменең мөһимлеген аңлаттылар

Бүген,  24 октябрь көнне Башкортстан Республикасының барлык мәктәпләрендә дә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, дәресләр үткәрелде.

Иске Балтач икенче санлы уртач мәктәбендә узган дәресләр барышы белән  “Балтач таңнары”  гәзите  редакциясе хезмәткәре дә кызыксынды.

—Кече сыйныф укучылары өчен  бу бәйрәмгә багышланган сыйныф сәгатьләрен соңгы дәресләр тезмәсенең соңгы сәгатендә уздырдык. Икенче сменада укучылар да бу дәрес материалын үзләштерәчәк.  Ә өлкән сыйныфларда укучылар  өчен дәресне бердәм вакытта уздырырга планлаштырдык,    — ди мәктәп директорының  тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ  Әнварова,  дәресләрнең максаты белән таныштырып..

6-10 сыйныф укучылары бу дәресне тарих укытучыгы Эльдар Галимҗанов бирүендә тыңлады.

—Халык бердәмлеге көне 1612 елдагы вакыйгалар белән билгеле. Шул  елның 4 ноябрь көнендә  - Мәскәүне Польша интервентларыннан азат  иткәннәр. Нәтиҗәдә, бу көн  Русиядә  караңгылык чоры тәмланган көн буларак тарихка кергән. Бу Русиядә Бөек Октябрь революциясенә  кадәр булган традицияләрне торгызу һәм Саклап калу көне буларак та билгеләнә,--диде  Эльдар Галимҗанов, дәрес алдыннан кереш сүзендә. Интервентлага каршы торудагы уңышсызлыклар К.З Минин һәм  князь Д. М. Пожарскийның икенче ополчениесен булдыруга китерә. 1612 елның 20 августында ополчекние гаскәрләре  Мәскәүгә җитә. 21 августта Мәскәү гарнизонына ярдәмгә Гетман Ян Ходкевич Поляк-Литва гаскәре килә. 22 августта Гетман гаскәрләренең янгын сүндерүчеләр белән бәрелеше була. Бу көрәшкә      атлылар ярдәмгә килгән. Алар полякларга көтмәгәндә һөҗүм ясыйлар һәм интервентларны  чигенергә мәҗбүр  итәләр.  24 августта Польша гаскәрләренең ополченцлар белән икенче  бәрелешләре була.  Бу кичтә интервентларны   чигенергә мәҗбүр итәләр.  Төнге контратаканы җитәкләгән Минин хәлне коткара. Нәтиҗәдә,  интервентлар 28  августта   югалтулар кичереп , Мәскәүдән чигенәләр, ә 27 октябрьдә Польша гарнизоны капитуляцияли.

—Мәскәү җимерек хәлдә булганда да  халык илен ташлап качмый. Илнең ватанпәрвәрләре табыла. Бердәмлек белән бары да кире торгызыла,— диде Эльдар Галимҗанов, дәресне йомгаклап.

Шундый ук эчтәлектәге дәресләр барлык сыйныфларда  да узды. Дәресләрне укучылар дикъкать белән тыңладылар.

—Минем әни өчен 4 ноябрь көне икеләтә бәйрәм, аның бу көнне туган көне дә,  — дип шаяртты  кечерәк сыйныфта укыган бер малай.