Динар Җиһангировның җырлы-моңлы тамашасына рәхим итегез

24 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 24 октябрь көнне район мәдәният сараенда якташыбыз, Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров иҗатташ дуслары белән „Син ул” дигән концерт программасы белән чыгыш ясый

Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров җыр-моңга гашыйк, сәхнә кешесе буларак күпләргә таныш. Яшьлек дәрте ташып торган, тамашачыга позитив энергия бүләк иткән җырчының үзенә генә хас җырлары, башкару стиле, җиткерер сүзе бар. Якташыбыз 24нче октябрь көнне үзенең иҗатташ дуслары белән берлектә музыкаль күчтәнәчен райондашларына бүләк итәчәк.

„Үземне белгәннән алып җырлыйм. Әнием ягыннан җырчылар булуы, әтиемнең гармунда уйнаганын күрү мине кечкенәдән җыр-моңга гашыйк иткәндер, бәлки ”, — дип сүзен башлады Динар. Өлкән сыйныфларда, район үзәгенә йөреп укыган мәлләрендә, җырга булган кызыксынуы, мәхәббәте тагын да арта, көчәя hәм ныгый. Иске Балтач — Иштирәк авыллары арасын җәяүләп кайтканда җыр аның тугры юлдашына әверелә. Җыр белән ерак аралар да сизелми кала. „Җыр яшәргә дәрт бирә, яңа эшләргә этәрә. Ћәр кешенең җыры үзе белән. Берәүләр аны кадерләп башкалар күзеннән саклый, икенчеләре исә калганнарга да өләшә. Күңелдә моң булса ул барыбер бер ургылып чыга инде ”,— ди ул.

Җитди hөнәр сайласа да, Динар җырларыннан аерыла алмый. Моң шәме ялкыны җырларга, иҗатка әйди. Бүген ул тулысынча иҗат тормышы белән кайнап яши. Хыяллары, киләчәккә планнары җыр белән бәйле. Кабатланмас җырлары белән тамашачы күңелен яуларга омтыла. Клиплар, видеороликлар төшерә. Бүген аның иҗат копилкасында 3 клибы, 6 видеоролигы бар. Гөлфия Шакирова сүзләренә Алия Ганиева көй язган „Син ул” җырына клипны кыш көне төшерергә әзерләнә. Җырлары дуслык, мәхәббәт, яшьлек, тормыш тематикасына багышланган. Тормыш кадерен белергә өндәгән, бер-береңне ихтирам итәргә   чакырган җырлар алар. Быел җәй айларында Татарстан Республикасының Арча, Балтас, Питрәч районнарында, ут күршеләребез Тәтешле, Борай, Аскын районнарында концертлар куюда катнашкан. „Туган тел” каналында аның җырлары еш яңгырый.

Бик күп тапкырлар чыгыш ясаса да, Динарга район сәхнәсендә, аны якыннан белгән кешеләр алдында җырлау зур мәртәбә дә, шул ук вакытта зур сынау да. Ул үзенең якын дуслары белән „Син ул” дип исемләнгән концерт программасы тәкúдим итә. Дистәгә якын җырчы, биюче кызлар балтачлылар алдында чыгыш ясаячак. Сценарий авторы hәм алып баручы — Ирина Вәлиуллина. Концерт яңа җырларга, кызыклы тамашаларга бай булмакчы. Килегез, күрегез, рухи азык алыгыз. Ни дисәң дә, җыр — илhам чыганагы. Җыр яшәтә, җыр яшәртә.

Рифина ГАЛИЕВА.