„Балтач таңнары”ның махсус бүләге — Илмира Хиҗәповада

23 Октябрь, 2019 - 12:00

2020нче елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу чоры күптән башланды инде. „Балтач таңнары” на язылып, квитанция күчермәләрен редакциягә китергән очракта, бүләк оту мөмкинлеге бар. Иң тәүгеләрдән булып Илмира Хиҗәпова бүләк отты. Кул арты җиңел булсын. Калганнар да активрак булсын.