Гөлсинә hәм Рафик Кашаповлар урындагы матубугатның тугры дуслары

23 Октябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтачта яшәүче Рафик Кашапов „Балтач таңнары” ның махсус бүләгенә ия булды

„1982нче елда Гөлсинә апагыз белән гаилә корганнан башлап район гәзитеннән башка яшәгәнебез юк. Гәзит килү белән кем алдарак өлгерә, шул укый. Чират көтеп торып укыйбыз,” —ди район гәзитенең тугры дусты Рафик Мансур улы. Мондый бүләкне дә алар тәү тапкыр отканнар. Язылу белән квитанцияне редакциягә китереп тапшырган ул. „Гомеремдә мондый бүләкне алганым булмады”, — дип шатланып өенә юлланды ул.